news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева Татарстанның мәдәният учреждениеләре ветераннары белән очрашты

Очрашу “Сезгә үзебезнең йөрәк җылысын бүләк итәбез” дигән IV Республика социаль–мәдәни акциясе кысаларында узды

(Казан, 9 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Өлкәннәр декадасы кысаларында үзешчән халык мәдәнияте һәм мәдәният–ял учреждениеләре ветераннары өчен “Сезгә үзебезнең йөрәк җылысын бүләк итәбез” дигән IV Республика социаль–мәдәни акциясе узды. Анда ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зилә Вәлиева ветераннарга җылы сүзләр һәм ихлас теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Мәдәният министры билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә күп кенә уңышларга аларның хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде, хәзер исә ветераннарның яңа эше (үз тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыру) бар.
Чарада катнашу өчен республиканың барлык муниципаль районнарыннан 150 үзешчән халык мәдәнияте ветераны чакырылды. Бәйрәм кунаклары арасында район һәм авыл мәдәният йортлары, сәнгать җитәкчеләре, республиканың вокаль, хореография, фольклор коллективларында катнашучылар, китапханәчеләр һәм сценарий авторлары, бәйрәмнәрне алып баручылар, режиссерлар, музыкантлар һәм җырчылар бар иде. Аларның күбесе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.
Ветераннар алдында Татарстан Республикасының халык артистлары Илсур Сафин һәм Римма Ибраһимова, шулай ук мәдәният һәм сәнгать университетының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100