news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева татарстанлыларны Россия матбугаты көне белән котлады

Бүген – Россия матбугаты көне

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар–информ”). ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева журналистлар, нәширләр, полиграфчылар һәм матбугат ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
“Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм – Россия матбугаты көне белән тәбрик итәм! Әлеге көн тарихи дата – 1703 елның 13 гыйнварында Россиядә беренче газета – “Ведомости”ның чыга башлавы белән бәйле. Илебездә вактылы матбугатның 300 елдан артык тарихы бар, бу чорда Россия журналистикасы зур сынаулар кичерде. Икътисади кризис республикабызның медиатармагы өчен дә ныклыкка сынау булды. Әмма хәзерге катлаулы вәзгыятьтә дә Татарстанның басма гаммәви мәгълүмат чаралары Россия Федерациясе мәгълүмат киңлегендә әйдәп баручы позицияләрне саклый һәм Россиянең күп кенә төбәкләре өчен актив үсеш үрнәге булып тора.
Социаль әһәмияткә ия вакытлы басма матбугатка ярдәм күрсәтү, яңа мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү, федераль басмаларның хәбәрчеләр пункты эшләве нәтиҗәсендә республикада яшәүчеләр Татарстан һәм Россиядә генә түгел, чит илдә булган вакыйгаларны да белеп тора.
Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 968 басма гаммәви мәгълүмат чарасы, шул исәптән татар телендә 112 газета һәм 28 журнал, чуаш телендә 5 газета, шулай ук удмурт телендә чыгучы Балтач район газетасы теркәлгән.
Район матбугатын реформалаштыру басма гаммәви мәгълүмат чараларын үстерү өлкәсендә Татарстанның мөһим казанышы булды, район газеталарын саклап калу белән бергә, эчтәлекләре һәм бизәлешләре ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрүгә ирешелде. “Татарстан” һәм “Ялкын” журналларының концепциясе һәм форматы үзгәрде, күптән көтелгән мәдәни медиапроект – рус телендәге “Аргамак” әдәби альманахы чыга башлады.
Хөрмәтле дуслар! Сезнең оператив һәм сыйфатлы эшләвегез нәтиҗәсендә республиканың мәгълүмат киңлеге эчтәлек ягыннан тагын да байый, бүгенге укучының ихтыяҗларына җавап бирә. Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат җиңүләре, тираж һәм рейтингларыгызның үсүен теләп калам”, – диелә ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиеваның котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100