news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зилә Вәлиева Татарстанда яшәүчеләрне Балаларны яклау көне белән котлады
ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры балаларга яхшы ял һәм күңелле тәэсирләр теләде
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Бүген – Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.
“Дистә еллар дәвамында 1 июнь Халыкара Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә, бу көн олыларга яшь буын өчен җаваплы булуны искәртә.
Бүген Татарстанда гаиләләргә ярдәм итү, аналарны һәм балаларны яклау өчен күп эш башкарыла. Безнең балаларның укуда, иҗатта һәм спортта талантларын һәм сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Без аларның яшь кенә булуга карамастан бөтенроссия һәм халыкара фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында республиканы тәкъдим итүләре белән горурланабыз.
Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны кайгырту республика дәүләт органнарының гына түгел, ә бөтен җәмгыятьнең мөһим бурычы булып тора. Татарстанда тәрбиягә бала алучы гаиләләр саны арта, бу гаиләләрдә балалар бөтеньяклы һәм гармонияле үсеш алу өчен шартлар ала, аларны якын кешеләренең мәхәббәте һәм йөрәк җылысы саклый. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясен үткәрү яхшы традициягә әйләнде. Аның кысаларында аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр ярдәм ала.
Изге эшләр кылуда өлкәннәр белән бергә балалар да инициатор булып тора. Республика мәктәпләрендә 543 волонтерлар төркеме һәм 5 меңгә якын тимурчылар отрядлары бар. Яшь татарстанлылар өчен 1 июнь генә түгел, ә елның башка көннәре дә изге уйлар һәм гамәлләр белән үтсен иде. Аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын.
Балаларны яклау көне җәйге каникуллар башланган вакытка туры килә. Бу көннәрне алар түземсезлек һәм шатланып көтеп ала. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телим”, - диелә З.Вәлиева мөрәҗәгатендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot