news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева: “Татарстан һәм Мәскәү арасында һәрвакыт җылы мөнәсәбәтләр хакимлек итте”

Мәскәү делегациясе вәкилләре Җиңү Паркында булды

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Мәскәү делегациясе вәкилләре, Казанда Мәскәү көннәре кысаларында, Җиңү Паркында Мәскәү өчен көрәштә катнашып, Татарстан Республикасында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко җитәкчелегендәге делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин озатып йөрде. Делегация составында ватандашларыбыз – танылган фән, мәдәният эшлеклеләре һәм башка даирә вәкилләре бар, шулар арасында Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдинны, Мәскәүнең төбәк татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе үзәге директоры, генерал-полковник Рәсим Акчуринны, танылган кардиохирург Ренат Акчуринны, “Җир асты эшләре махсус идарәсе” ААҖ генераль директоры Азат Вәлиевны һәм башкаларны әйтеп үтәргә кирәк.
Мактаулы кунаклар һәм сугыш ветераннары алдында Зилә Вәлиева чыгыш ясады. “Татарстан, аның башкаласы Казан һәм Мәскәү арасында гел тыгыз бәйләнешләр, җылы мөнәсәбәтләр хакимлек итте, туганлык җепләре урнашты. Программада бик күп әһәмиятле вакыйгалар каралган. Кунаклар башкала белән таныша. Әмма шулар арасында аеруча мөһим булган вакыйгаларны атап узарга була. Яңа гына без “Булгария” теплоходында һәлак булучыларны искә алдык, хәзер биредә шулай ук бик дулкынландыргыч очрашу”, – дип белдерде Зилә Вәлиева. Ул әлеге очрашуның инициаторлары булып, Мәскәү делегациясе вәкилләре булуын ассызыклады. “Мәскәү иминлеге өчен кан түккән ветераннарның Татарстанда, шул исәптән Казанда да исән-сау гомер кичерүе сөендерә. Бүгенге очрашу барыбызга да уңай тәэсирләр бирер дип ышанасы килә”, - дип тәмамлады вице-премьер чыгышын.
Александр Горбенко әйтүенчә, программа кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу чыннан да үзәк вакыйга булып тора. “Россия башкаласы чәчәк атуында, зур үсеш кичерүендә сезнең өлешегез бик зур. Шуның өчен шәһәр мэры исеменнән сезнең алда баш иясе килә. Сез кылган батырлыкның миллионнан бер өлешенә булса да рәхмәт җиткерү йөзеннән, Мәскәү Хөкүмәте исеменнән сезгә истәлекле бүләкләргә сертификатлар тапшырабыз”, - дип белдерде Мәскәү мэры урынбасары. Мәскәү данын яклаган Татарстан ветераннарына бүләккә микродулкынлы пичләр каралган. А. Горбенко билгеләп узганча, мондый сертификатларга барлыгы 103 ветеран ия булачак, бүген аларның сигезе очрашуда катнашты. “Сез безне шундый җылы очрашулар белән алга таба да сөендереп торырсыз дип ышанып калам”, - диде А. Горбенко.
Кунаклар алдында ТР сугыш ветераннары (инвалидлары) һәм хәрби хезмәт иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев та чыгыш ясады. “Без Сезне борынгы Татарстан, меңъеллык Казан җирендә сәламлибез. Безне Мәскәү белән күп нәрсә бәйли. Мәскәү ветераннары белән дә без даими элемтәдә торабыз. Патриотик һәм әхлакый тәрбия буенча уртак эшчәнлек алыпа барабыз”, - диде.
Алга таба делегация вәкилләре яу кырында ятып калган батырларны бер минут тынлык белән искә алды, Дан Мемориалы Колоннадасы Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар, венок куйдылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot