Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зилә Вәлиева: Татарстан хатын-кызлары күзәтүчеләр буларак зур активлык күрсәтте
Республикада күзәтүчеләрнең уртача яше — 30дан алып 50 яшькә кадәр.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда күзәтүчеләр буларак Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларында хатын-кызлар актив булган. Бу хакта гомумроссия тавыш бирү республика матбугат үзәгендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.
«Мин яшьләрнең күпләп катнашуына шат. Күзәтүчеләрнең 60 проценттан артыгын хатын-кызлар тәшкил иткән дип әйтә алам. Нигездә, күзәтүчеләр сыйфатында 30дан алып 50 яшькә кадәр булган кешеләр катнашты», — дип билгеләп үтте Вәлиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз