news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: “Себер җирендә яңа лидерларның үсеп чыгуы бик тә сөенечле күренеш"

Татарстан белән Төмән арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзелүе мөмкин

(Төмән, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәндә 11нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале үткәрелү уңаеннан Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева җитәкчелегендә Казаннан бер төркем Татарстан Республикасы вәкилләре булып китте.
Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, Дәүләт Советы депутатлары Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Роберт Муллагалим улы Миңнуллин, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты гыйльми хезмәткәре, профессор, тарих фәннәре докторы Дамир Ихаков һәм башкалар бар иде.
Татарстан вәкилләре Төмән өлкәсе Думасы рәисенең урынбасары, милли мәсьәләләр өчен җаваплы депутаты Геннадий Семенович Корепанов, Төмән Хөкүмәтенең Милли эшләр комитеты рәисе Сергей Михайлович Воробьевлар белән эшлекле очрашуда катнаштылар, үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен ачыкладылар. Бу очрашуда Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаров белән Конгрессның башкаручы мөдире Ринат Насыйров та катнашты.
Төмән өлкәсенең рәсми вәкилләре белән сөйләшүләр нәтиҗәсенә Зилә Рәхимҗан кызы югары бәя бирде:
- Икенче Бөтенроссия фестиваленең Төмәндә, аны тәмамлап ябуга багышланган тантаналы кичәне өлкә үзәгенең иң күркәм бинасында – яңа драма театры бинасында үткәрү Төмән өлкәсе җитәкчеләренең, беренче чиратта, губернаторы Владимир Владимирович Якушевның зур теләктәшлек күрсәтүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Губернатор һәм вице-губернатор белән, алар бу көннәрдә Төмәндә булмау сәбәпле, очрашу мөмкин булмады. Шулай да, Геннадий Семенович Корепанов һәм Евгений Михайлович Воробьев белән булып үткән җылы әңгәмә Татарстан белән Төмән өлкәсе арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзелер, дип, тулы ышаныч белән әйтергә мөмкинлек бирә”, - диде ул. Себер җиреннән, Төмәннән алган тәэсирләре белән дә уртаклашты Зилә ханым:
- Себердә минем беренче мәртәбә булуым, ләкин мин аның белән гомер буе таныш, дип әйтә алам. Татар дөньясының зур гына бер өлешен тәшкил иткән себер татарлары - якын туганнарыбыз, аларның үзләренә хас үзенчәлекләре милләтебезнең уртак байлыгы. Элек-электән Казанда үткәрелеп килгән төрле чараларда Төмән вәкилләре игътибарны җәлеп итәрлек мәдәни байлыклары үрнәкләрен күрсәтми калмыйлар иде. Менә хәзер монда яшәгән кардәшләребезнең үз җирләренең хуҗасы булып аяк терәп яшәүләрен, уңган-булдыклы кешеләрен, талант ияләрен күреп шат булдым. Себер җирендә яңа лидерлар Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйровның үсеп чыгулары да бик тә сөенечле күренеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100