Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зилә Вәлиева: Сайлауларда күзәтүчеләрнең дүрттән бер өлеше — яшьләр
Сайлауда күзәтү системасында быел беренче тапкыр видеодивар кулланыла.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сайлауда күзәтүчеләрнең 25 проценты яшьләр булуын әйтте.
«Күзәтүчеләрнең 25 проценты — яшьләр. Ул безнең өчен бик мөһим. Ул алар өчен зур тәҗрибә. Бәлки, киләчәктә яшьләрнең үзләренә дә бу эшне оештырырга туры килер», — дип сөйләде ул.
Ул күзәтүчеләрнең күбесе хатын-кызлар булуын әйтеп узды.
Ул шулай ук беренче беренче тапкыр кулланылган видеодиварның да үзенчәлеген атап узды. «Ул диварга бер үк вакытта 48 участок күренә. Рәсемнәр, әлбәттә, үзгәреп тора. Анда да дежур торучылар бар. Бу бик кызыклы беренче тәҗрибә. Ул тәҗрибә кирәкле, бөтен күзәтүчеләр аны хуплый. Бәлки, техник яктан регламентны камилләштерергә кирәктер, әмма ул сайлауларның ачык булуына тагын бер адым. Анда теләгән һәр кеше килә ала», — ди ул.
Быел да күзәтүчеләр арасында блогерлар актив катнаша. «Блогерларга килгәндә, алар бик мобиль, алар белән эшләве дә кызыклы. Нәрсәгәдер без алардан өйрәнәбез. Алар безгә яңа мәдәният алып килде дип әйтеп була», - ди Иҗтимагый палата рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз