news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Сайлауларда күзәтүчеләр арасында төрле даирә кешеләре булырга тиеш

2020 елда күзәтүчеләр булып беренче тапкыр 100 блогер җәлеп ителде.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Идел» эксперт клубы утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмгыять сайлаулар нәтиҗәләренә ышансын өчен нишләргә кирәклеген аңлатты.

Аның сүзләренчә, кешеләр сайлауларга шикләнеп карый, чөнки, кайбер сайлаучылар фикеренчә, алдан ук барысы да хәл ителгән һәм аларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче кандидатлар юк. 

«Гражданнарның киңрәк, төрлерәк мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү — бу, миңа калса, көтелгән тренд. Икенче тренд — иҗтимагый күзәтү системасы да камилләшә. Күзәтүчеләр арасында төрле даирә кешеләре булырга тиеш», — диде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.

Вәлиева сүзләренчә, бүгенге көндә 41 килешү имзаланган — бу иҗтимагый оешмалар да, коммерцияле булмаган структуралар да, күп балалы гаиләләр, профсоюзлар федерациясе вәкилләре, волонтерлар һәм башкалар. 

«Бу ниндидер иҗтимагый күзәтү гаранты кебек. Шул ук вакытта алар күзәтүчеләр генә түгел, ә шул ук ышанычлы мөнәсәбәтләр ретрансляторлары да», — дип йомгаклады Зилә Вәлиева.

2020 елда күзәтүчеләргә беренче тапкыр 100 блогер җәлеп ителде, чөнки республикада яшәүчеләрнең кайбер кешеләре өчен социаль челтәрләр — алар ышана торган мәгълүмат кыры. 

Бу тәҗрибә хәтәр булса да, уңышлы булып чыкты. Шактый күп тамашачы җәлеп ителде. Йөз блогер ике миллионлы аудиториягә сайлаулар барышы һәм аларның ачыклыгы турында сөйли алды», — дип өстәде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100