news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Сайлауда блогерлар булу стереотипларны җимерергә ярдәм итте

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе сүзләренчә, блогерлар катнашканга күрә сайлауга яшьләр күпләп килгән.

Зилә Вәлиева: Сайлауда блогерлар булу стереотипларны җимерергә ярдәм итте
Рамил Гали

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сайлауда күзәтүче булып катнашкан блогерлар халыкта ышаныч уятуын, аларның халыкта йөргән стереотипларны җимерергә ярдәм итүләрен әйтте. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

«Татарстанда үткән сайлаулар турында Россиянең Иҗтимагый палатасыннан да кызыксыну зур иде. Блогерлар катнашуы сайлауга йөрергә яратмаган яшьләрне күпләп җәлеп итте. Бу беренче тәҗрибә булды, шуңа күрә дә нәтиҗә ясап, алга таба да планнар корабыз. Янәшәмдә утырган блогерлар белән эшләве дә җайлы иде. Иң мөһиме — барлык күзәтүчеләр бу тәҗрибәдән бер команда булып чыкты, алар бер-берсенә ярдәм иттеләр», — диде ул.

Зилә Вәлиева күзәтүче булып катнашкан блогерларның бердәм булуын билгеләп үтте. «Сиңа якын булган кешеләрнең бер-берсе белән бер үк телдә аралашуы, зур аудиторияләрнең блогерларга иярүе сайлауларның ачык һәм гадел узуына этәргеч булды. Бер команда булганыгыз өчен рәхмәт», — диде ул.

«Мин онлайн сорауларга җавап бирергә тырыштым. Сайлауларда нәрсә булганы безнең өчен сер кебек иде, ә хәзер үзең дә күзәтүче булып катнашкач, икеләтә кызыклы булды. Минем өчен ул - зур тәҗрибә», — ди «Татар-малай» исеме белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов.

«Ямьле» төркеме солисты Вероника Кузнецова Чаллы шәһәрендә күзәтүче булуын сөйләде. «Барлык процесс онлайн төшерелеп барды. Аудиториям сәясәткә багышланмаса да, язылучыларның актив булуы аеруча сизелде. Тавыш бирүче кешеләр мине күргәч, елмайды. Халыкның сайлауларга мәҗбүриләп түгел, үз теләкләре белән килүләре аерымачык күренде», — диде ул.

«Төп бурычыбыз — сайлауларның гадел булуы. Бу бер тапкыр гына уздырыла торган акция генә түгел. Башка блогерларның да тартылуын күрдек, катнашырга теләүчеләр артты. Блогерлар белән алга таба да эшләргә ниятлибез», — дип нәтиҗә ясады Зилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100