news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зилә Вәлиева: “Музейлар көне гомуммилли әһәмияткә ия”
ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте
Скопировать ссылку
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Бүген – Халыкара музейлар көне. Әлеге уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
Татарстан Республикасы музейлары хезмәткәрләре, хөрмәтле коллегалар!
Сезне Халыкара музейлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. 1978 елдан бирле дөньяның 150дән артык илендә билгеләп үтелүче бу көн һөнәри бәйрәм кысаларына гына сыймый. Уникаль мәдәни-тарихи мирасы булган Татарстан өчен Музейлар көне гомуммилли әһәмияткә ия.
Республикада һәм аннан читтә музейларыбызның программасы - Болгар шәһәрлегенә сәяхәт, Алабуганың “Ак тирмәсе”, Шишкинның Рәсем сәнгате симпозиумы яхшы мәгълүм. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Милли музей һәм Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее мәдәни туристлык брендлары статусы ала, Алабуга һәм Болгардагы тыюлыклар төбәкләрнең социаль-икътисади үсешендә гаять әһәмиятле ресурска әверелә.
“Музейлар – социаль үзгәрешләр һәм алгарышны хәрәкәткә китерүче көч. 2008 елда Халыкара музейлар көненең шигаре әнә шундый. Башкаладагы музейның һәм авылдагы кечкенә музей экспозициясенең җәмгыятькә тәэсир итү масштабы төрле, әмма теге яки бу музейның нинди әһәмияткә ия булуына карамастан, аларның милли казанышларны саклау һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге роле арта бара. Республика шәһәр-авылларындагы Татарстан халыкларының бәяләп бетергесез ядкарьләрен саклаучы, кешеләрне безнең гомуми мәдәни байлыкларыбызга якынайтучы зур һәм кечкенә музейларның роле гаять зур. Республика музейлары – үзара аңлашу һәм хезмәттәшлеккә ирешү, төрле халыкларның мәдәниятен баетуда мөһим корал.
Халыкара музейлар көнендә барлык музей хезмәткәрләренә иҗади энергия, гаиләләрендә иминлек, сәламәтлек теләп калам.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot