news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева Мәскәүдә узган конференциядә катнашучыларга М.Шәймиевның сәламләү хатын укыды

Мәскәүдә “Россия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык өчен хезмәттәшлек итү” халыкара конференциясе узды

(Мәскәү, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә Мәскәүдә “Россия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык өчен хезмәттәшлек итү” халыкара конференциясе узды.
Конференциядә күп төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, анда дөньяның 30га якын ил вәкилләре катнашты. Бу вакыйганың әһәмияткә ия булуы Россия Президенты Дмитрий Медведевнең чарада катнашучылар һәм кунакларга сәламләү хаты җибәрүдә чагыла.
Катнашучылар чыгышында икътисад, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә Россия-ислам хезмәттәшлеге перспективалары, мөселман дәүләтләре һәм берләшмәләренең кризис нәтиҗәләрен бетерү, нык финанс системасы булдыру, ислам финанс-икътисади модельне ныгыту эшләре алып баруда әйдәп баручы илләр белән эш итү турында сүз кузгаттылар. Шулай ук Россия һәм ислам дөньясының халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә дини һәм иҗтимагый оешмаларның роле турында күп сөйләшенде.
Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева да чыгыш ясады. Ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең форум кунаклары һәм катнашучыларын сәламләү хатын укыды.
“Россия өммәте үзен ислам дөньясының бер өлеше итеп тоя, төрле дин вәкиллләре белән диалог  алып бару һәм хезмәттәшлек итү өчен ачык”, - диелә хатта. Татарстан Президенты Россия Федерациясе җитәкчелеге безнең илнең бүгенге көндә абруйлы халыкара оешмаларның берсе булган Ислам конференциясе оешмасы эшендә күзәтүче сыйфатында чыгыш ясавын хуплый, дип ассызыклана хатта.
Республика Президенты ислам диненең христиан дине һәм башка конфессияләр белән күпгасырлык дуслыгын билгеләп үтеп, “Татарстан конструктив конфессиара элемтә тоту төбәге буларак тагын да җәлеп итә, ә мөселман дине таралучы иң төньяк территория буларак, Ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен ныклы нигезе һәм яхшы шартлары бар, дип яза. Татарстан Илбашы моның белән бәйле рәвештә соңгы елларда Казанда үткәрелгән Ислам Фәннәр академиясе сессиясе, Ислам яшьләре форумы, Ислам үсеш банкы белән инвестицион киңәшмә, “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивален, шулай ук республиканың “Россия – ислам дөньясы” конференциясе эшендә актив катнашуны искә төшереп үткән.
“Хезмәттәшлек итү өлкәсендә тупланган күпьеллык тәҗрибә дуслыкны ныгыту өчен кирәк булыр дип ышанам”, - дип тәмамлаган Минтимер Шәймиев конференциядә катнашучыларны сәламләү хатын.
Зилә Вәлиева Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдингә Татарстан Республикасының дәүләт бүләге - “Данлы хезмәте өчен” медален һәм Татарстан Республикасы Президенты Указы текстын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100