news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Мәктәптә ашату сыйфаты яхшыруы турында күп хатлар алдык

Путин Федераль Җыенга юлламасында башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Иҗтимагый палатасы мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында ата-аналардан күп хатлар алды. Бу хакта журналистларга Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

«Гомуми атмосфера шактый яхшы. Туклану, узган ел белән чагыштырганда, яхшырды дигән күп хатлар алдык», — диде ул.

Иҗтимагый палата җитәкчесе, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды, дип искәртте.

«Татарстан бу эшкә башка төбәкләрдән да яхшырак әзер иде. Инфраструктура буенча да, чөнки республика күптән бу мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Шуңа да карамастан, туклану сыйфаты, әлеге йөкләмәне көн саен үтәү мәсьәләләре контрольдә булырга тиеш, шул исәптән Иҗтимагый палата да», — диде Зилә Вәлиева.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру өчен Татарстан мәктәпләренә азык-төлек китерү республика Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100