news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева: “Мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләрнең эше лаеклы бәяләнергә тиеш”

Зилә Вәлиева: “Мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләрнең эше лаеклы бәяләнергә тиеш”

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Венера Фәсхетдинова). “Мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләрнең эше лаеклы бәяләнергә тиеш, – диде ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган мәдәният өлкәсе учрежденияләрендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы торышына багышланган коллегия утырышында. - Аеруча бүгенге көндә, ягъни мәдәният өлкәсендәге югары әзерлекле хезмәткәрләр башка тармакта да эшли алганда”, - дип билгеләп үтте министр.

“Бүген без кадрлар күчешен күзәтәбез. Хезмәт хакы түбән булганга, һөнәр үз абруен югалта бара. Барлык мөмкинлекләрне куллана белү мөһим”, - дип ассызыклады Зилә Вәлиева.

Министр искә төшереп узганча, 2008 елның 1 июленнән хезмәт хакын тармак системасы буенча түләүгә күчәчәк. Бу үзгәрешләргә өзерләнергә аз вакыт калып бара. Шул уңайдан коллегия утырышында бу сорау да карала.

2007 елның 9 ай нәтиҗәләре буенча мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 4690 сум тәшкил итә, шул исәптән дәүләт учрежденияләре хезмәткәрләренең – 6698 сум, муниципаль берәмлекләр учрежденияләрендә - 4140 сум.

ТР Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасында 2007 ел дәвамында бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын 2008 елның азагына кадәр Татарстан халык хуҗалыгында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән 80 процентка җиткерергә бурычы куелган.

Хезмәт хакын бу дәрәҗәгә җиткерү өчен исә бюджет учрежденияләрен үзгәртеп корырга һәм ведомство карамагындагы учрежденияләрне оптимальләштерергә, бюджеттан финанслана торган мәдәният оешмаларын автоном учрежденияләр тибына үзгәртергә, хезмәт хакын тармак системасы буенча түләүгә күчәрергә кирәк, дип аңлатты ТР мәдәният министры коллегия утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot