news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Кремльгә Криштиану Роналду килүенә өметләндек

"Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры спортчыларның музейларда йөрергә вакытлары аз булуын азсызыклады.

Зилә Вәлиева: Кремльгә Криштиану Роналду килүенә өметләндек
Рамиль Гали

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен матбугат үзәгендә “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева спортчыларның Кремльгә килергә вакытлары санаулы булуын азсызыклады.

“Криштиану Роналдуны без дә көттек, әмма сез аларның ничек тырышып әзерләнгәннәрен беләсез. Алар өчен футбол беренче урында, шулай калачак та. 2013 елгы Универсиадаан чыгып, спортчыларның мәдәни чараларны яратуларын беләбез. Буш вакыт булган саен, алар чараларда катнашырга тырыша”, – диде Зилә Вәлиева.

Шулай ук, музей-тыюлык директоры Конфедерацияләр кубогы вакытында Кремльдә булучылар саны артуын әйтте.

“Бер көн икенчесенә охшамый инде ул. Кичә бездә 8900 тирәсе кеше булды. Былтыр бу вакытта 7500 кеше булган иде”, – диде Зилә Вәлиева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100