news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева Конституциягә төзәтмәләр турында: Ил гуманлырак була бара

Илнең Төп законында хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру турында төзәтмәләр кабул ителде.

Зилә Вәлиева Конституциягә төзәтмәләр турында: Ил гуманлырак була бара
Михаил Захаров

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Җәмгыятьтә хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру турындагы төзәтмәләрне Конституциягә кертү илнең дөрес юнәлештә үсүен һәм гуманлырак була баруын күрсәтә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.

«Чынлыкта, сүз сукбай яки ташлап калдырылган хайваннар турында түгел, ә хайваннарга карата мәрхәмәтле булмаган кешеләр турында бара», — диде Зилә Вәлиева.

Конституциядә моны ассызыкларга кирәк, чөнки чара кешеләрне һәм җәмгыятьне характерлый, дип өстәде ул.

«Бу тере дөнья, безнең дөньяның бер өлеше, шуңа күрә, әгәр без аңа сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген әйтәбез икән, бу ил һәм республика дөрес юнәлештә үсә һәм гуманлырак була баруы турында сөйли», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Илнең Төп законында җәмгытьтә хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру турында төзәтмәләр кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100