news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева: “Киләчәктә Татарстан белән Әстерхан арасындагы багланышларның ныгуына ышанам”

Зилә Вәлиева: “Киләчәктә Татарстан белән Әстерхан арасындагы багланышларның ныгуына ышанам”

(Әстрехан, 26 июль, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Кичә бер көнлек визит белән Әстерханда ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе булып китте.

Билгеле булганча, 2008 елда Әстерхан 450 еллыгын билгеләп узачак. Татарстан делегациясенең анда бару максаты — юбилейга әзерлек эшләрендә катнашу, икътисадый-сәнәгать һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек юлларын барлау.

Кичә татарстанлылар Әстерхан өлкә администрациясендә өлкә хөкүмәте рәисе Константин Маркелов җитәкчелегендә узган утырышта катнашты. Анда сүз шәһәр юбилее алдындагы эшләр, “Ак мәчет”не төзекләндерүне төгәлләү өчен ярдәм күрсәтү, суднолар төзелеше өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында барды.

З.Вәлиева Әстерхан татар активистлары белән дә аралашып, аларның мәнфәгатьләреннән хәбәрдар булды. Ә өлкәнең “Дуслык” татар җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев биредәге татар театрын бина белән тәэмин итү, татар гимназиясе ачу, татарның күренекле шәхесләре исемен йөрткән Әстерхан урамнарын төзекләндерү, шулай ук шәһәрнең Казанская урамына татар шәхесләре истәлегенә билге кую кебек тәкъдимнәр белән чыкты.

“Дуслык”та узган “түгәрәк өстәл” кысаларында Зилә Вәлиева, Әстерхан татар оешмасы әгъзасы, җирле татар шагыйрәсе Мәйсәрә Үмәрованы 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырды. Ә җәмгыятькә исә агачтан эшләнгән “Сөембикә” манарасы, күпсанлы татар китаплары һәм видеоязмалар бүләк ителде.

Татарстан кунаклары өлкәнең татар компонентлы балалар бакчасы һәм өлкә милли китапханәсе белән дә танышты, “Ак мәчет” төзелешен карады, Муса Җәлил һәм Казанская урамнарында булды.

Үзенең журналистларга биргән әңгәмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева: “Әстерханда яшәүче милләттәшләребезнең милли мирасны саклау, татар рухын күтәрүдәге омтылышлары миндә канәгатьлек тудырды. Киләчәктә Татарстан белән Әстерхан арасындагы багланышларның ныгуына ышанам”, - дип белдерде. Ул шулай ук, кунак рәвешендә генә түгел, ә оештыручы буларак, шәһәр юбилеенда катнашачакларын да әйтеп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot