Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зилә Вәлиева: “Иран күргәзмәләре безнең республикада каллиграфия сәнгате үсешенә йогынты ясады”
Казанда “Коръән – Иран сәнгате көзгесендә” күргәзмәсе ачылды
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның Ислам мәдәнияте музеенда “Коръән – Иран сәнгате көзгесендә” күргәзмәсе ачылды. Аны “Казан Кремле” музей-тыюлыгы һәм Иранның Казандагы Генераль консуллыгы каршындагы мәдәният буенча атташат оештырган. Ул “Россиянең мәдәни киңлегендә мөселман һәм татар халык традицияләре” музей проекты дәвамы булып тора һәм мөселманнар өчен олы бәйрәм Ураза Гаетенә багышланган.
Ачылыш тантанасында “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Расул Багернежад Шаян һәм башкалар катнашты.
Зилә Вәлиева күргәзмәнең мөселманнар өчен изге айда эшләвен ассызыклап, аны оештыруда катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. “Әлеге күргәзмә Иран белән мәдәни хезмәттәшлектә яңа битне ача. Тыгыз багланышлар киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам. Иран күргәзмәләре безнең республикада каллиграфия сәнгате үсешенә йогынты ясады. Күргәзмә ил турында яңа күзаллаулар тудырырга ярдәм итә. Һәр күргәзмәнең рухи яктан да баетуын истә тотарга кирәк”, - дип билгеләп узды Зилә Вәлиева.
Генераль консул күргәзмәнең исеме бик отышлы булуына басым ясады. “Иранда үз шигырьләрен Коръәнгә багышлаучы танылган шагыйрьләр күп. Алар гына түгел, күп кенә сынлы сәнгать осталары, музыкантлар, миниатюристлар да Коръәннән илһам ала”, - ди Расул Шаян.
Казанлылар һәм башкала кунаклары мөселманнарның Изге китабын бизәү буенча киңкырлы сәнгать белән таныша алачак. Коръән текстлары Иранның бүгенге заман рәссамнары интерпретациясендә күрсәтеләчәк.
Коръән аятьләре һәм сүрәләренең сәнгатьчә бизәлешендә “матур язу сәнгате” – каллиграфия һәм текстны сәнгатьчә декорлау – “тәсхиб” аерым урынны алып тора. Күргәзмәдә Иран рәссамнарының 50 дән артык әсәре тәкъдим ителәчәк. Казанга аларның тәүге тапкыр килүе. Күргәзмә кысаларында рәссам-каллиграф, сәнгать магистры, Тәһран университетында графика, каллиграфия, сынлы сәнгать һәм һөнәрчелек кафедрасы мөгаллиме Сейед Аболфазл Абдуллах-Заде “матур язу сәнгате” буенча мастер-класс, рәссам-нәкышче, сәнгать бакалавры, Тәһран университетында каллиграфия һәм иллюминация кафедрасы мөгаллиме Алиреза Барзкар “текстны сәнгати бизәү” ягъни тәсхиб буенча мастер-класс бирәчәк.
Ачылыш тантанасында Иран Ислам Республикасының “НУР” ислам фәннәре компьютер тикшеренүләре үзәге Коръәннең электрон энциклопедиясен дә тәкъдир итте, ул Коръән тәфсирләре, изге китап шәрехләмәләренең төрле телләргә тәрҗемәсе җыентыгы да булып тора.
Күргәзмә иртәнге сәгать 10 нан кичке 20 сәгатькә кадәр эшли. Билет бәясе – 50 сум. Студентларга һәм пенсионерларга ташламалы билетның бәясе – 40 сум, мәктәп укучылары өчен – 20 сум. Фотогалерея белән танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз