news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зилә Вәлиева: “Халык һөнәрчелеге ышанычлы кулларда”
“Хәзинә” сәнгать галереясендә ачылган күргәзмә-бәйгедә урын алган эшләрнең күбесе яшь талантлар тарафыннан башкарылган
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Яшь талантлар” дип исемләнгән күргәзмә-бәйге ачылды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, “Россиянең халык һөнәрчелеге” ассоциациясе идарәсе рәисе Геннадий Дрожжин, аның урынбасары Виктор Антонов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Күргәзмә-бәйгене ачып, Зилә Вәлиева: “Биредә кулланма сәнгать белән шөгыльләнүчеләрнең һәм һөнәрчеләрнең берсеннән-берсе үзенчәлекле эшләре урын алган. Әлеге күргәзмә халык иҗатының ышанычлы кулларда икәнлегенә дәлил ул. Мондый төр һөнәрчелек үзе үк профессиональ сәнгатькә нигез булып тора”, - дип билгеләп үтте һәм “Россиянең халык һөнәрчелеге” ассоциациясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хатын тапшырды.
“Яшь талантлар” проектның максаты — яшь талантларга, рәссамнарга булышлык итү, аларга иҗат дәрте бирү, милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, Россия гражданнарында рухи-әхлакый һәм патриотик хис тәрбияләү, шулай ук илнең милли мәдәни мирасын саклау. Бүген ачылган күргәзмә-бәйгегә Россиянең 40тан артык төбәгендәге осталарның 1000нән артык эше тәкъдим ителгән иде. Анда агачтан, таштан, сөяктән ясалган сыннар, пыяла эшләнмәләр, керамика, чигү һәм милли костюмнар, зәркән эшләнмәләре, тукылган келәмнәр һәм башка бик күп экспонатлар урын алган. Күргәзмәдә Татарстан осталары эшләре аерым бер залга куелган иде.
Әйтергә кирәк, “Россиянең халык һөнәрчелеге” ассоциациясе илнең 63 төбәгендәге 250гә якын оешманы берләштерә. Алар арасында Кисловодски фарфорлары, Ростов фаянслары, Тула һәм Златоуст осталары тарафыннан башкарылган сугыш кораллары һәм башка бик күп бөтен дөньяга танылган һөнәрчелек оешмалары эшләнмәләре бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ассоциация нәкъ менә халык сәнгать һөнәрчелеген пропагандалау һәм популярлаштыру юнәлешендә максатчан эш алып бара да.
Күргәзмә ачылганга кадәр узган матбугат очраушында ассоциация җитәкчеләре шуңа басым ясады. “Инде шактый еллардан бирле ассоциация, “Знание” төбәк хәйрия иҗтимагый фонды ярдәме белән, сәнгать һөнәрчеләренең Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесен оештырып килә. Шул вакыттан бирле әлеге чарада 6 меңнән артык оста катнашкан һәм аларның күбесе инде бүген Россиянең атказанган рәссамнары, И.Репин исемендәге премия лауреатлары”, - дип белдерде алар. Моннан тыш, Россия төбәкләрендә халык һөнәрчелеген үстерүгә булышлык һәм аңа яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген дә билгеләп үтте. “Россия — күпмилләтле ил. Барысы да берүк һөнәрчелек белән шөгыльләнсә дә, сәнгать эшләнмәләрендә халыкларның үзенчәлеге, характеры чагылыш тапмый калмый. Халык һөнәрчелеге үзенә күрә мәдәниятләрне аңлатучы бер чара да булып тора”, - ди. В.Антонов.
ТР Мәдәният министрлыгының музей программалары, республиканың музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлеге җитәкчесе Лилия Саттарова исә бу күргәзмәнең республика сәнгать һөнәрчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу чарасы булуын белдерде. Һәм алга таба Татарстанда да мондый төр күргәзмә-бәйгеләр оештырылачагы белән уртаклашты.
Күргәзмә-бәйге белән 27 мартка кадәр танышырга мөмкин булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot