Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зилә Вәлиева: “Гавриил Державинның дәүләт эшлеклесе буларак эшчәнлеге бүгенге көнгә дә аваздаш”
Бүген республиканың Лаеш районында Бөтенроссия күләмендә беренче Державин фестивале узды
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген республиканың Лаеш районында Бөтенроссия күләмендә беренче Державин фестивале узды. Чара күренекле шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин тууына 267 ел тулуга багышланды.
Фестиваль кысаларында “Г.Державин һәм мәдәниятләр диалектикасы” фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьев, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, Татарстанның Баш суд приставы Хәмит Шәрипов катнаштылар. Конференциядә кунак булып Мәскәү, Петербург, Төмән, Красноярск, Воронеж, Өфе, Чабаксар, Йошкар-Оладан 40ка якын танылган шагыйрь һәм язучы катнашты.
“Бүген – Гавриил Романович Державинны искә алу, таланты каршында баш ию көнендә мин фестивальнең барлык кунакларын бу зур бәйрәм белән котлыйм. Безнең өчен бу дата – аеруча кадерле. 2002 елдан Лаешта Державин укулары уза, Г.Державин исемендәге премия тапшырыла. Республикада, аерым алганда Лаеш районында, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе иҗатын пропагандалау буенча зур эш алып барыла. Һәм бу эш Россия күләмендә дә таныла”, - дип башлап җибәрде үзенең тәбрикләү чыгышын Зилә Вәлиева. Аның әйтүенә караганда, Гавриил Державин шагыйрь буларак яхшы өйрәнелгән. Ә менә аның дәүләт эшлеклесе буларак эшчәнлеге әле аз тикшерелгән. Күптән түгел “Татар китап нәшрияты”нда Державинның шигъри мирасына багышланган китап дөнья күрде. Санкт-Петербургның “Славия” нәшриятында шулай ук Гавриил Державинның дәүләт эшлеклесе буларак эшчәнлеге хакында зур монография басылып чыкты. “Бүген дә конференциядә Державин тормышына һәм иҗатына, аеруча аның дәүләт хезмәтендәге эшчәнлегенә багышланган кызыклы чыгышлар яңгыраячак. Әйткәнемчә, шагыйрьнең иҗаты әйбәт өйрәнелсә дә, һәр яшь буынның бу мәсьәләгә үз карашы безнең өчен бик кыйммәтле. Державинның хокук өлкәсендәге эшчәнлеге бүгенге көнгә дә аваздаш. Россия бүген хокукый аң формалашу юлында тора. Элек тә Державинның хокук өлкәсендә гаделлеккә омтылышы бүгенге көн өчен аеруча зур роль уйный. Без якташыбыз өчен бик горурланабыз. Белгәнебезчә, Державин үзе – татар морзалары нәселеннән. Һәм ул моны һәрвакыт раслый иде”, - дип белдерде мәдәният министры.
Зилә Вәлиева ассызыклаганча, конференция шагыйрь биографиясенең яңа битләрен ачарга, аның иҗатын бүгенге көндә актуальләштерергә ярдәм итәчәк.
Конференциядә Кафил Әмировның Г.Державинның хокукка кагылышлы карашларына, Хәмит Шәриповның дәүләт эшлеклесенең Россия Юстиция министрлыгында эшләү чорына, Казан федераль университеты профессоры Георгий Фроловның Державин иҗатына алманнарның тәэсиренә багышланган чыгышлары кунаклар игътибарын аеруча җәлеп итте.
Конференциядән соң кунаклар һәм катнашучылар Г.Державин һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннан соң “Шигърият фестивале” бәйрәм чарасы үтте. Анда шагыйрьләр шигъри осталыкта көч сынашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз