news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: “Дәүләт һәм җәмгыять тырышлыкларын берләштерү наркоманиягә каршы торырга мөмкинлек бирәчәк”

Зилә Вәлиева: “Дәүләт һәм җәмгыять тырышлыкларын берләштерү наркоманиягә каршы торырга мөмкинлек бирәчәк”

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Шул уңайдан ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева республика халкына мөрәҗәгать итте.

26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә карыш көрәш көнен билгеләп үтә. Бу дата 1987 елда БМОның Генераль ассамблеясы тарафыннан наркотиклардан азат халыкара җәмгыять төзү максатларында эшчәнлекне һәм хезмәттәшлекне көчәйтү максатыннан билгеләнгән. Соңгы дистә елларда наркомания һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрнең таралуы аерым ил һәм төбәк проблемасыннан дөньякүләм афәткә әйләнде. Илебез дә наркосистеманың җитди басымын тоя. Наркотиклар базарын монополияләштерү, наркобизнесның оештырылган төрләрен ныгыту һәм үстерү, халыкара җинаятьчел төркемнәрнең Россиядә ныгырга теләве белән бәйле процесслар активлашты.

Шушы шартларда ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген арттыру һәм наркомания таралуга каршы торуга юнәлдерелгән чараларның гомумдәүләт системасын ныгыту һәм үстерү бик әһәмиятле.

Республикада бу өлкәдәге максатчан эш халыкны наркотиклаштырудан кисәтү Республика комплекслы программасы кысаларында башкарыла. Әлеге программа яшь буын арасында наркотикларга каршы кисәтү эшләрен камилләштерүне, наркотикларга бәйле кешеләргә дәвалау-тернәкләндерү ярдәме күрсәтүне, хокук саклау органнары эшчәнлеген ныгытуны күздә тота.

2006 елгы наркотикларга каршы кампания “Наркотиклар – балаларга уенчык түгел!” лозунгы астында уза. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын наркотикларның җимергеч көченә җәлеп итү һәм балалар сәламәтлеге һәм иминлеге өчен җаваплылыкны арттыру.

Наркотикларны куллану, аларның законсыз әйләнеше балаларга начар йогынты ясый, авыр психик, шәхси, тәртип бозылуларына китерә. Балалар еш кына көчләүгә дучар була яки җинаять кыла.

Татарстанда Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округларында күпләгән наркотикларга каршы чаралар планлаштырылган.

Без әти-әниләр, өлкән абый һәм апаларга балалар булган өйләргә наркотиклар үтеп кермәсен, ә балалар алар белән бәйле куркыныч турында белсен дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Педагоглар һәм социаль хезмәткәрләргә мөһим роль бирелә. Алар үзләренә ышанып тапшырылган балаларга игътибарлы булырга, вакытында ярдәм кулы сузарга тиеш. Без эшләре балалар белән бәйле барлык кешеләрне аларны яклауга өлеш кертергә өндибез.

Дәүләт һәм җәмгыять тырышлыкларын берләштерү, аек акыллы һәм ихтыяр көче булу киләчәктә наркомания таралуга каршы торырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, наркотиклар куллануга һәм тР Куркынычсызлык Советының аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясе рәисе З.Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100