news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Без киләсе сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш

Сайлауларда иҗтимагый күзәтүчеләрнең төп максаты - гражданнарның сайлау хокукын тәэмин итү.

Зилә Вәлиева: Без киләсе сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Алда торган сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре аларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.

«Күзәтүгә таләп бердәм булып кала: ул гадел, намуслы һәм сайлау процессында катнашучыларга хөрмәт белән булырга тиеш. Барлык күзәтүчеләрнең төп максаты - гражданнарның сайлау хокукын һәм сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү, нәтиҗәләр буенча беркемдә дә шик туарга тиеш түгел. Сайлауларның үтә күренмәлелеге югарырак булган саен, аларның нәтиҗәләренә ышаныч югарырак», — дип искәртте Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100