news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Ата-аналарга ял бирү турындагы закон күп балалы гаилә абруен күтәрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законга имза куйды.

Зилә Вәлиева: Ата-аналарга ял бирү турындагы закон күп балалы гаилә абруен күтәрәчәк

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Күп балалы ата-аналарга үзләренә җайлы вакытта түләүле ял алырга рөхсәт итә торган яңа закон ярдәм итү белән беррәттән җәмгыятьтә аларның абруен да күтәрәчәк. Татарстан Иҗтимагый палаты рәисе Зилә Вәлиева шундый фикерен әйтте.

«Дәүләт һәм җәмгыять ягыннан күп балалы гаиләнең социаль абруен яклау бик мөһим, һәм ел саен уңайлы вакытта түләүле ял бирү, бу юнәлештә адым ясау дип уйлыйм», — диде Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренчә, коллектив килешүләре белән җитди эшли торган предприятиеләрдә күп балалы ата-аналарга элек тә өстенлек бирелгән. Хәзер законнар белән теркәлгән бу норма бөтен ил территориясендә үтәлергә тиеш.

«Бу бик мөһим адым. Миңа еш кына күп балалы гаиләләр белән очрашырга һәм гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышырга туры килә. Алар күп балалы гаиләләргә хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт, игътибар җитәрлек дәрәҗәдә булмауга да борчыла. Узган ел балалы гаиләләргә игътибарны арттыру юнәлешләре билгеләнде», — диде Зилә Вәлиева.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин балигъ булмаган балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә үзләренә уңайлы вакытты түләүле ял алырга рөхсәт итә торган закон имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100