news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева Алтын Урдага багышланган күргәзмәнең бүгенге көндә мөһим булуын әйтте

"Фәнни темаларга сәясиләштерелгән рефлексия булу безне шушы җитди проектларны гамәлгә ашыру мөһимлегенә инандыра", - ди ул.

Зилә Вәлиева Алтын Урдага багышланган күргәзмәнең бүгенге көндә мөһим булуын әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). “Казан Кремле" дәүләт музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, бүгенге көндә сәясиләштерү күзәтелгәндә, Алтын Урда тарихына багышланган күргәзмә ачылышы аеруча мөһим дип саный. Бу хакта ул Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

Ул "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Алтын Урда һәм Төньяк Кара Диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары” исемле күргәзмә ачылганын искәртте.

"Мин форумнарны сирәк укыйм. Күргәзмә ачылышыннан фикерләрне укыдым. Ул кызыксыну уяткан, тик анда шундый фикерләр бар: янәсе "500 ел элек руслар Урданы җиңгән, бу әкиятләрне үзегездә калдырыгыз". Имеш, "пыяла 500 елдан тузанга әверелә". Менә бу өзек-өзек белем, фәнни темаларга сәясиләштерелгән рефлексия безне тагы бер кат шушы җитди проектларны бергәләп гамәлгә ашыру мөһимлегенә инандыра", - ди ул.

"Хакыйкатьне киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә сезнең ярдәмгә өмет итәбез. Галимнәр белән очрашулар мөһим. Күргәзмә 7 ай эшләячәк. Җәен фәнни конференция дә булачак. Хәзер барлык белгечләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итәм: шушы күргәзмәдә эшләү мөмкинлеген планлаштыруларын сорыйм", - ди Вәлиева.

"Алтын Урда темасы катлаулы, бу проектта Монголия катнашыр дип көткән идек, ләкин безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, бу илдән экспонатлар безнең кулга килеп эләкмәде дияргә була, гәрчә төрле юлларын эзләсәк тә", - ди Зилә Вәлиева. Беренче тапкыр күргәзмәдә Мәрҗани фондыннан экспонатлар куелганын да әйтте.

  • "Казан Кремле"ндә  "Манеж” күргәзмәләр залында “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе 15 апрельгә кадәр, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музеенда “Алтын тәхет эзләп” күргәзмәсе 25 апрельгә кадәр була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100