news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Зилә Вәлиева 2010 елда мәдәниятне үстерү планнары белән уртаклашты
Бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстанның быелгы мәдәни тормышына нәтиҗәләр ясады һәм 2010 елга планнар билгеләде
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстанның быелгы мәдәни тормышына нәтиҗәләр ясады һәм 2010 елга планнар билгеләде.
Аның сүзләренә караганда, быел мәдәният министрлыгы үз алдына куйган бурычларны үтәде, тормышка ашырасы проектларны тормышка ашырды. “Кризис булуга карамастан, мәдәният учреждениеләренең бюджеттан тыш табышы узган елдагыдан ким булмады, хәтта беразга артты да”, - дип белдерде Зилә Вәлиева. Республика быел “Нәүрүз” төрки халыкларның театр фестивален уңышлы гына үткәрде. Аны хәзер ел саен уздыру планлаштырыла. Шулай ук фестиваль кысаларында актерлар, театр белгечләре, сценарий язучылар, режиссерларның очрашу мөмкинлеге дә каралачак.
Казан өчен Шанхай хезмәттәшлек итү оешмасы илләренең мәдәният министрлары очрашуы зур вакыйга булды. Шанхай оешмасы вәкилләре Татарстан белән кызыксына, диде Зилә Вәлиева.
2009 елда республикабыз Канны шәһәрендә Россия мәдәнияте көннәрендә катнашты. Анда Дәүләт җыр һәм бию ансамблен, “Йолдызлык-созвездие” фестивале лауреатларын бик җылы кабул иттеләр. Мәдәният министры хәбәр иткәнчә, чираттагы фестивальне уздырганда аны Шанхай хезмәттәшлек итү оешмасы кысаларында уздыру хакында махсус документ кабул ителер дигән ышаныч белдерде.
2010 елда Россия мәдәниятендә зур вакыйга көтелә: язучы Антон Чеховка 150 тула. Бу нисбәттән Казан Чехов исемендәге фестиваль җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итәргә ниятли.
Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, 2010 елда Татарстанда халык һөнәрчелеген һәм китапханәләр эшен үстерү проектларын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Аеруча авылдагы һәм шәһәрләрдәге китапханәләр модельләрен тәкъдим итүгә игътибар ителәчәк. Татарстанда Борис Ельцин китапханәсенең филиалын булдыру турында да сүз бара. “Мирас” мәдәни мирасны саклау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашырганда дәүләт-бизнес хезмәттәшлеген үстерүне күздә тотарга кирәк, дип саный Зилә Вәлиева. Проект кысаларында шулай ук салына башлаган мәдәни объектлар төзелешен тәмамлау да планлаштырыла. Болгар музей-тыюлыгында туризмны үстерү, Зөя каласында федераль музей булдыру кебек проектларга да әһәмият бирү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot