news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зилә Сөнгатуллина юбилеен билгеләп үтә
9 декабрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында танылган җырчы Зилә Сөнгатуллина юбилее уңаеннан “Тормыш, Язмыш, Мәхәббәт...” дип исемләнгән кичә узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 9 декабрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина юбилее уңаеннан “Тормыш, Язмыш, Мәхәббәт...” дип исемләнгән кичә узачак.
Зилә Сөнгатуллина 1973 елда, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына эшкә урнаша. Театрда эшләү дәверендә Зилә ханым рус, көнбатыш, милли спектакльләрдә 30дан артык баш роль башкара. Җырчы Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсында – Алтынчәч, Салих Сәйдәшевның “Наемщик” операсында - Гөлйөзем, Дж. Россининең “Севильский цирюльник” операсында – Розина, Дж.Вердиның “Риголетто” операсында - Джильда, Николай Римский-Корсаковның “Снегурочка” әсәрендә - Снегурочка һәм башка рольләре опера сөючеләргә яхшы таныш. Зилә Сөнгатуллина эстрада сәхнәсендә дә йолдыз булып кабына. Ул Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров һәм башка татар композиторлары җырларын оста башкара.
1983 елдан Зилә Сөнгатуллина Казан дәүләт консерваториясендә укыту эшен алып бара. 1998 елда ул профессор исеменә лаек була. Бүген Зилә ханым - Казан консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире.
Театрның матбугат үзәгеннән алган хәбәргә караганда, танылган җырчыны котларга Татарстан Хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы вәкилләре киләчәк. Концертта Мәскәүдәге Яңа опера театры башкаручысы Андрей Бреус, Мария театры солисткасы Светлана Трифонова, Прагадан башкаручы Эдуард
Трескин, Зур театр артисткасы Оксана Горчаковская, Башкортстан опера һәм балет театры артисты Җәмил Габделманов, Мәскәүдән Сергей Кунаев, “Санктъ-Петербургъ Опера” театры башкаручысы Венера Гыймадиева, Коми Республикасының опера һәм балет театры Светлана Мерзлова, Вильнюстан Лилия Гобәйдуллина, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры башкаручылары - Юрий Борисенко, Мөнир Якупов, Казан дәүләт консерваториясенең Зилә Сөнгатуллина классында белем алучы шәкертләр - Диляра Хәйретдинова, Филюс Каһиров һәм Гөлнара Рахимова чыгыш ясар дип көтелә. Кичәнең хуҗасы Зилә Сөнгатуллина музыка сөючеләрне җырлары белән сөендерәчәк. Программада Верди, Бизе, Гуно, Доницетти, Римский-Корсаков, Чайковский операларыннан арияләр, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев җырлары һәм романслары яңгыраячак. Оркестр белән Санкт-Петербургтан Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Бурятиянең халык артисты Владимир Рылов, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Васильев дирижерлык итәчәк. Концерт кичке 18 сәгатьтә башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2