news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Сөнгатуллина: “Созвездие-Йолдызлык”та авыл балалары шәһәрнекеләрдән өстенрәк

Авыл балаларының күңелләре сафрак, телләре чистарак, алар тәрбиялерәк тә, диде җырчы.

Зилә Сөнгатуллина: “Созвездие-Йолдызлык”та авыл балалары шәһәрнекеләрдән өстенрәк
Султан Исхаков

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашучы авыл балалары әзерлек дәрәҗәсе ягыннан шәһәрнекеләрдән өстенрәк була башлады дип белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Мин 2005 елдан бирле бу фестивальдә жюри әгъзасы составында торам. Элек шәһәр балалары белән авыл балаларының чыгышлары арасында аерма сизелә иде. Хәзер исә авылныкылар шәһәрнекеннән вокал ягыннан да, хореография ягыннан да өстенрәк. Казаннар хәтта кайвакыт әзерлек буенча начаррак та”, - диде Зилә Сөнгатуллина.

Әлеге вазгыятьне ул район башлыкларының бу эшкә җаваплы караулары белән аңлата. Аның фикеренчә, хәзер авыл балаларын әлеге фестивальгә яхшырак әзерләү өчен, район башлыклары педагогларны чакырталар.

“Талантларны элек тә авылдан тапканнар. Хәзер дә шулай. Чын “хәзинәләр” (Авылдагы талантлы балалар - ТИ) авылда ята. Аларның күңелләре сафрак, телләре чистарак, тәрбиялерәк тә”, - диде ул.

  • “Созвездие-Йолдызлык» фестивале — ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты. Һәр елны бу бәйгедә сәләтле 5-21 яшьтәге яшьләр катнаша. Быел бу фестиваль 17 тапкыр уздырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot