news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Сөнгатуллина Илһам Шакиров затлы репертуары белән халыкның зәвыгын күтәрде дип саный

“Бу Илһам Шакиров чоры иде. Без аның чорында яшәгәнлегебезгә горурланабыз", - диде Зилә Сөнгатуллина.

Зилә Сөнгатуллина Илһам Шакиров затлы репертуары белән халыкның зәвыгын күтәрде дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).  Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җырчы Илһам Шакиров затлы репертуары белән халыкның зәвыгын күтәрде дип исәпли. Бу фикерен ул бөек җырчы белән бәхилләшү мәрасимендә әйтте.

“Бу Илһам Шакиров чоры иде. Без аның чорында яшәгәнлегебезгә горурланабыз. Ул кеше вокаль сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрде”, - диде Зилә Сөнгатуллина.

“Өлкәнрәк яшьтәгеләр яхшы хәтерлибез – халык аның репертуарын җырлады. Ә ул репертуар катлаулы иде. Ул моның белән халыкка зур тәрбия биргәндер", - диде ул. 

Зилә Сөнгатуллина Илһам Шакировның Казан дәүләт консерваториясендә белем алуын да билгеләп үтте. Ул Илһам Шакировның мирасы, алымнары, моңнары, “сихерләре” өйрәнелер дип ышаныч белдерде  һәм бөтен сәнгатькәрләр исеменнән баш иде.

  • Татар җәмәгатьчелеге Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында бәхилләште. Бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100