news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Миргалиева: Татар теленең хәлен Квебектагы инглиз теле белән чагыштырыр идем

«Мирас» үзәге җитәкчесе сүзләренчә, татар теленең кысрыклану тарихы инглиз теле белән охшаш.

Зилә Миргалиева: Татар теленең хәлен Квебектагы инглиз теле белән чагыштырыр идем
Солтан Исхаков

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Канададагы «Мирас» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева татар теленең хәзерге торышы Квебектагы инглиз теленеке кебек хәлдә дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сөйләде.

«Рәсми рәвештә француз теле дәүләт теле дип санала, инглиз теле анда кысрыклана. Бу күренеш безгә ошамый. Татар теленең хәзерге торышын бу очракта инглиз теле белән чагыштырыр идем. Сиксәненче-туксанынчы елларда аларда инкыйлаб кебек әйбер була, Квебек мөстәкыйльлек алып, аерылып чыгарга тели һәм барлык инглиз оешмалары Онтарио, Торонто провинцияләренә күченә», — диде ул.

Зилә Миргалиева сүзләренчә, хәзер Квебекта инглиз телле халык саны бик аз. «Инглиз теле дә француз дәүләт мәктәпләрендә кыскартылган. Балаларыбыз атнасына бер генә тапкыр инглиз телен өйрәнә, ә калган барлык фәннәр дә француз телендә бара. Кайбер мәктәпләрдә ул атнасына ике тапкыр керә. Урта мәктәптә балалар инглиз телен атнасына өч-дүрт тапкыр өйрәнә», — дип аңлата ул.

«Әмма безнең балаларга инглиз хөкүмәт мәктәпләрендә укырга ярамый. Инглиз телле һәм француз телле түләүле мәктәпләр бар. Анда кем тели, шул бара ала. Акчаң булса барасың да, түлисең. Инглиз мәктәпләре бик кыйммәт. Инглиз кешеләренең балалары яисә ата-аналары инглиз телен бетергән балалар гына инглиз телле мәктәпкә укырга керә ала. Дөресрәге, аларның гына хокуклары бар», — ди Зилә Миргалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100