news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Хөснетдинова: Балалар язучыларыннан кызыклы һәм җайлы әсәрләр сорадым

Балалар язучылары «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары редакциясендә кунакта булган.

Зилә Хөснетдинова: Балалар язучыларыннан кызыклы һәм җайлы әсәрләр сорадым
Рамил Гали

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясендә балалар язучылары белән түгәрәк өстәл узган. Журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова очрашуда язучылардан балалар өчен укырга җайлы һәм кызыклы әсәр иҗат итүләрен сораган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Очрашуда бүгенге көндә заманча татар әдәбиятының хәле, матбугат чаралары белән элемтә кору кебек мәсьәләләр күтәрелде. Элемтә булдыруда проблема барлыгын беләбез, язучыларның әсәрләре аз, сайлап алырлыклары да күләм ягыннан озын һәм балалар өчен авыр бирелә. Язучылардан кабул итәргә җайлы, кызыклы әсәрләр иҗат итүләрен һәм редакциягә алып килүләрен сорадым», — диде ул.

Баш мөхәррир әйтүенчә, «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары редакциясендә очрашу оештыруны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим иткән. Очрашуда Алия Юнысова, Фәйрүзә Мөслимова, Эльмира Шәрифуллина, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Айсылу Имамиева, Ләбиб Лерон, Зиннур Хөснияр, Рәхимә Арсланова, Айсылу Галиева, Равил Фәйзуллин, Рафис Корбан, Данил Салихов һ.б. катнашкан.

«Сөйләр сүз күп иде, һәрбер кунак ялкынланып чыгышы ясады. Кемдер исә бу утырыш вакыт уздыру гына дип санап, өйгә кайтып шигырь язуны кулайрак күрде. Әсәрләрне алга таба заказ биреп яздыруны һәм гонорар түләү системасын төзергә кирәк дигән фикергә килдек. Язучыларга „Татмедиа“ тарафыннан игътибарны арттырып, балалар әдәбиятын баету максаты куелды», — диде Зилә Хөснетдинова.

Баш мөхәррир кунакларның «Салават күпере» редакциясе студиясе белән дә танышып чыгуларын әйтте. «Бергәләп фотога төштек. Мартта „Сабантуй“ мөхәррирләре белән оештырылган җыелыш та журналның концепциясен төзегәндә бик ярдәм иткән иде. Язучыларның әйтелгән сүзләре миңа уйларга мөмкинлек бирәчәк. Аларның яңа әсәрләрен журналга кертергә ниятлим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100