news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зифа Нагаевага Татарстанның халык артисты исеме бирелде

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында композитор Зифа Нагаевага «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Абруйлы бүләкне аңа Татарстан Президенты тапшырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Зифа Нагаева — Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2003 ел), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2011 ел), Башкортстанның халык артисты (2020), җырчы, шагыйрә, композитор, автор-башкаручы. 500дән артык җыр авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot