news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зифа Нагаева: Җырларымны күп урладылар инде – "Шәһри Казан" газетасы

Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа НагаеваныңКазанда, Чаллыда аншлаг белән концертлары узды.

(Казан, 5 май, "Татар-информ", Азалия Исмәгыйлева, "Шәһри Казан"). Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаева “Гомерләр зая узмасын”, “Бер вакыт кына”, “Әйләнә дә килә җәйләр”, “Гомерләр балкышы”, “Балакаем” кебек популяр җырларның авторы. Бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан, ул бер дә тик тормый. Әле узган атнада гына Казанда, Чаллыда аншлаг белән концертлары узды, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

– Бу арада Казанга еш йөрелде. Башта ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына барган идем. ТМТВ каналы мине хөрмәт итеп чакырды, моның өчен аларга зур рәхмәт. Искитмәле концерт төнгә кадәр барды. Тик, беләсезме, күңелемә нәрсә тиде? Күпме җыр башкарылды, шуларның берсенең дә авторы яңгырамады. Күрәсең, вакытны күп ала дип, әйтеп тормадылар. Алай булгач, экранга язсыннар иде. Авторның исеме булырга тиеш. Мин үзем, популярлыкка кытлык кичермим, әмма сәнгатьтә яшь, талантлы композиторлар да бар бит, халык аларны да ишетеп белсен иде. Бу бит концертны бизиячәк кенә. Авторларга хөрмәт булмагач, өч көнлек җырлар туа да. Һәр җырдан кисәкләр җыеп, шуларны ялгап, аранжировка ясаучылар да хәзер җыр “иҗат итә”. Аранжировкачылар компьютерны яхшы беләләр, аңа гына башлары эшли аларның. Алар җырларын очсызга тәкъдим иткәч, җырчыларга да әзер җыр сатып алу бик табышлы.

Җырларымны күп урладылар инде. Судлашып кына йөрмәдем. Рәхәтләнеп дисклар да чыгаручы булды. Бүген шундый хәл булса, бүгенге акылым белән болай гына калдырмас идем. Хәзер тәҗрибә бар: ялган җырчыларны алдан аерам һәм алардан шундук читләшәм.

– Сез бигрәк җор телле, матур итеп сөйләшә беләсез. Сез язган җырларның сүзләре шулкадәр тәмле. Бу сәләт кайдан?

– Мин бит 20 ел радиода эшләдем, ә анда бер сүзне ике кабатларга ярамый, һәрвакыт уйлап сөйләшәсең. Радио тәҗрибәсе сөйләмемдә чагылыш тапты да. Әмма бүген дә кул кушырып утырмыйм, һәрвакыт бөек татар классикларын укырга тырышам. Вакытым була икән, тиз генә интернетта Тукай яисә Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен табам да, кабат укып чыгам. Шигырьләр иҗат иткәндә бу миңа бик ярдәм итә. “Татар телен камил беләм”, - дип кычкырып әйтә алмыйм. Туган телебез шулкадәр бай, аны гомер буена өйрәнсәң дә, өйрәнеп бетәрлек түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100