news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зифа Кадыйрованың әсәре буенча Үзбәкстан катнашында фильм төшереләчәк

Язучының «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча киносценарий продюсер Улугбек Абдуллаевта кызыксындыру тудырган.

Зифа Кадыйрованың әсәре буенча Үзбәкстан катнашында фильм төшереләчәк
архив/Яков Абрамов

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча фильм Үзбәкстан катнашында төшереләчәк. Бу хакта бүген Казан кинофестиваленең матбугат конференциясендә билгеле булды.

Фильм питчингка куелмаган иде, ләкин аның буенча фикер алышканда, безнең проектны Үзбәкстандагы коллегаларыбыз бик ошаттылар. «Бухарийлар» үзбәк киностудиясе директоры һәм продюсеры Улугбек Абдуллаев проектны хуплады һәм аны төшерүдә катнашачагын әйтте”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Зифа Кадыйрова «Татар-информ» хәбәрчесенә кинематографистларның бу китап буенча күптән кино төшерергә теләүләре турында, әмма акча табалмауларын әйткәне бар.

Казан кинофестивале кысаларында халыкара питчинг уздырылды. Питчингта биш Татарстан проекты халыкара продюсерларлар тарафыннан хупланды һәм постпродакшн буенча килешү төзелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100