Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зифа Кадыйрова Татарстан язучылар берлегенә керергә теләмәү сәбәбен аңлатты
Популяр язучыны Берлеккә тәкъдим иткән документлар берничә ел каралмаган.
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова ни өчен Татарстан язучылар берлегенә керергә теләмәвен аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
Татарстан язучылар берлеге идарәсе Зифа Кадыйрованы Берлеккә алырга әзер булуын әйткән. “Утырышка ике көн кала “Берлеккә алабыз, килегез!” дип шалтыраттылар. Авырып хастаханә тирәсендә йөргән чагым иде. “Берлеккә керерлек китабым язылмаган әле”, дидем. Казанга бара алмавымны әйттем”, - ди Зифа Кадыйрова.
“Язучыларның миңа мөнәсәбәтен ишетеп-күреп торам. Үзләре дә төрле интервьюларда әйтәләр. Шулай булгач, йөрмәскә булдым. Укучыларым белән очрашуларымның мәгънәсе күбрәк. Бу атнада Актанышта һәм Уфада очрашулар буласы”, - ди ул.
Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе моннан берничә ел элек Зифа Кадыйрованы Берлеккә тәкъдим иткән иде. Билгесез сәбәпләр аркасында документлар каралмаган. Кабул итү коллегиясе җитәкчесе Тәлгать Галиуллин ул документларны күрмәгәнлеген, Кадыйрова иҗаты белән таныш түгеллеген әйткән иде.
“Татар-информ” соравына җавап итеп, Берлек рәисе Данил Салихов Зифа Кадыйрова “папкасы”ның тикшерү көтеп ятуын әйтте. Ул вазгыятьне аңлатып: “Вакыты җиткәч, лаеклы дип табыла икән, һичшиксез, керер", дигән иде. Язучының Берлеккә алынмау сәбәпләре белән аның “Синсез килгән язлар” спектаклен караган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә кызыксынган.
- Зифа Кадыйрова алты китап авторы, шуның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык. Язучының өч әсәре буенча спектакль куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз