news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зифа Кадыйрова иҗатын совет чорындагы һинд фильмнары белән чагыштырдылар

Танылган язучылар яшь иҗатчылар белән Зифа Кадыйрова иҗаты турында сөйләште.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). “Иделем акчарлагы” бәйгесенең поэзия номинациясендә жюри әгъзалары булган танылган каләм ияләре яшь иҗатчыларга осталык дәресе күрсәтте. Сөйләшү барышында остазлар Зифа Кадыйрова иҗатына анализ бирде. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Язучы Газинур Моратның катнашучыларга биргән: “Яратып укый торган язучыгыз кем?”  дигән соравына яшьләр Зифа Кадыйрованы яратып укуын әйтте. "Хәтта укытучылар, китапханәчеләр Зифа Кадыйрованы иң яраткан язучылары итеп тәкъдим итәләр. Нишләп икәнен аңлап бетерә алмыйм. Ләкин бу гамәлдә шулай. Зифа Кадыйрованы гаеплисем килми. Дөресен әйткәндә, аңа рәхмәт әйтергә кирәк", - диде Газинур Морат. 

Танылган шагыйрь тарихтан мисал китерде: "Габдрахман Әбсәләмовны халык бик яратканга, каләмдәшләре “этә” башлый. 16 ел төрмәдә утырып кайткан Хәсән Туфан бер җыелышта: “Иптәшләр, без Әбсәләмовка рәхмәтле булырга тиеш,” – ди. Чөнки татарның иң талантлы язучыларының 1937 елда башын кискәннәр, фронтка озатканнар. Кырылмаганнарын да чүпләп алып киткәннәр. Шушы хәлдән соң да әдәбиятыбыз үсеп китә алды. Бу - бөтенләй феномен! Шушы вакытта язучы кеше калмаган. Хәтта Язучылар берлеге рәисе итеп куяр кеше калмагач, бакчачыны куйганнар. Ул вакытта Әбсәләмов халкыбызны әдәби татар сүзе белән саклап калды. Шуңа күрә Зифа Кадыйровага тап төшерәсе килми. Кыскасы, без шушы әдәбиятыбыз иртәгә дә яшәсен дигән максатны истә тотабыз", - диде ул.

Шагыйрә Илсөяр Исханова да Зифа Кадыйрованы “Ул - халыкка китап тоттыручы” - дип атады. Ә “Мирас” журналының баш редакторы Ләбиб Лерон исә аның иҗатын һинд кинолары белән чагыштырды: "Безнең чорда һинд киноларын карау бар иде. Сугыш турында кинолар һәм һинд кинолары модага керде. Аның елата торган җирләре, фаҗигале төшләре дә була. Халык шундыйларны якын кабул итә дә. Бездә революция чорына хәтле бер жанр бар иде. Хәзер дә бар ул – бәет җанры. Кайгылы вакыйга булганнан соң, шул жанрда язганнар. Бәетне язу хәзер прозага әйләнде. Зифа Кадыйрованыкы да бәет. Ул әсәрен җиңел ысул белән көйләп, ничек бар шулай итеп вакыйганы сөйләп бирә. Кешенең күңеленә шул тия, һәм ул җиңел дә. Бәетнең күбәеп китүен, прозага керү төсмерен күрәм", - дип бәяләде ул язучының иҗатын. 

Шагыйрә Халисә Ширмән Зифа Кадыйрова әсәрендә көтелмәгәнлек барлыгын әйтте. Ул шул рәвешчә укучысын әсәргә алып керә, шул вакытта азарт уята. Ә ахырдан әсәрнең ахыры бөтенләй икенче төрле тәмамлана. Бәлки гади сөйләмгә якын булуын укучылар җиңел кабул итәләрдер, дигән фаразларын белдерде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100