Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зифа Кадыйрова алтынчы китабын язып бетергән
Зифа Кадыйрова биш китап авторы, аның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык.
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова алтынчы китабын язып тәмамлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе әйтте.
“Соңгы ноктасын куйдым, әмма китап булып басылып чыкканчы аның эше күп”, - диде Зифа Кадыйрова Әлмәт театрының Казан гастрольләре кысаларында үз спектакле башланыр алдыннан. Шулай да ул быел китап укучыларга барып ирешер дип өметләнә.
Зифа Кадыйрова яңа әсәренең исеме һәм эчтәлеге турында мәгълүмат бирмәде.
Язучы Казанга үзенең “Синсез килгән язлар” әсәре буенча куелган спектаклен карарга Әлмәт театры чакыруы буенча килгән иде. Театр фойесында аның китапларын сату да оештырылды.
- Зифа Кадыйрова биш китап авторы, аның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык. Авторның ике әсәре буенча – Чаллы дәүләт театрында, берсе буенча Әлмәт театрында спектакльләр куелды. Алар барысы да аншлаг белән бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз