Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зифа Кадыйрова Милли китапханәдә иң күп укылган Россия авторлары исемлегенә кергән
Милли китапханә 2023 елның беренче яртыеллыгында китап укылышына анализ ясаган.
Язучы Зифа Кадыйрованың татарчадан тәрҗемә ителгән «Жизнь, прожитая в ожидании» китабы Милли китапханәдә иң күп укылган Россия авторлары исемлегенә кергән.
Әлеге исемлектә Михаил Булгаков, Михаил Шолохов, Михаил Зощенко кебек классиклар белән бергә, Евгений Водолазкин, Ринат Валиуллин кебек бүгенге язучылар да бар.
«Милли китапханә елга ике тапкыр иң күп укылган Россия авторлары, чит ил авторлары, фәнни-популяр китаплар, үсмерләр өчен китаплар (12+), балалар өчен китаплар (6+), нәниләр өчен китаплар (0+), татар китабы, балалар татар китабы исемлекләрен төзи», - дип хәбәр итә Милли китапханәнең матбугат үзәге.
Зифа Кадыйрованың икенче бер китабы – «Урланган яшьлек» икенче бер исемлеккә – «Иң күп укылган татар китаплары» исемлегенә кергән. Әлеге исемлектә Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Габделҗәббар Кандалый кебек классиклар, Рафис Корбан, Халисә Мөдәррисова, Гөлфия Исхакова, Хисаметдин Исмәгыйлев, Лира Ибраһимова, Галия Сафиуллин, Ленур Иксановлар бар.
Милли китапханәдән алты ай эчендә 25 385 китап 160 467 тапкыр өйгә алынып укылган, бу — көненә якынча 877 китап дигән сүз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз