Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зифа Кадыйрова: Каргамадым, утырып еладым - «Шәһри Чаллы»
Озак еллар төзелештә, кондукторлыкта, траншея казуда эшләгәннән соң, 48 яшендә китап яза башлаган Зифа Кадыйрованы матбугат чаралары «феномен» дип атады. Ягъни сирәк, аңлатып һәм аңлап булмый торган күренеш.
(Казан, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Сәрия Гарипова) Аның нәкъ менә Чаллыда калкуы очраклымы икән? 400 еллыгын билгеләп үтүче шәһәребез тарихын, бүгенгесен, аны танытучы гаҗәеп кешеләрне барлаганда, 8 китап (4се – рус, 2се – башкорт теленә тәрҗемә ителгән) авторы Зифа ханым белән очрашып, шул сорауга җавапны эзләдек.
«Мәскәү урынына Чаллыны сайладым»
Зифа ханым Башкортстанның Учалы районыннан Чаллыга 1978 елда килгән. Бөтен Советлар Союзыннан яшьләрне үзенә җыйган зур төзелешкә килгән елларын ул сагынып искә ала.
– Шулкадәр күңелле, рәхәт вакыт иде. «Трансагентство»га автобуслар килеп туктый, бөтенесе чемоданнар белән каядыр йөгерәләр. Кешегә ияреп без дә йөгердек. Кадрлар бүлеге 4нче комплекста иде, ГЭСтагы 8/4 тулай торагына җибәрделәр. 3 кешегә – бер бүлмә. Бөтен өмет – киләчәккә. Документларны тутырган олы яшьтәге бер апа: «Безнең илдә һәр кешегә 25 яшенә фатир бирелә», – диде. Миңа – 20. «Әле 5 ел көтәсе бар икән», – дигәнем хәтердә.
Тулай торакта кемнәр генә юк – кем Волгоградтан, кем Ленинградтан, илнең бар почмакларыннан килгәннәр. Ул елларда Мәскәүдә Олимпиада объектлары төзелеше башланды. Шунда эшкә китәргә тәкъдим иттеләр. Аннары башкалада төпләнеп калучылар да булды. Хәзер уйлыйм: Мәскәүгә китсәк тә югалмас идек инде, тик мин Чаллыны – татар илен сайладым. Гаилә кордык, балаларыбыз шушында туды, алар да читкә китмәде.
Зифа Кадыйрованың Чаллыга килгән елларда төшкән фотосы
«Төзелештә эшләргә дә, сүгенергә дә өйрәндем»
Авылда үскән, төзелешнең ни икәнен дә белмәгән яшь кызны штукатурлар бригадасына билгелиләр. Эш рәтенә дә төшенә, тормыш сабакларын да шунда ала ул.
– Һәркайсыбызга остаз бирделәр, шпаклевка белән стеналар тигезләргә өйрәттеләр. Көненә гектарлап шпаклевать итә идек! Измәне сылау җиңел түгел. Ә халык шулкадәр ярышып эшли – измә җитмәс дип куркалар хәтта. Кешедән калышмый эшләргә кирәк бит. «Ялкау», «Басып тора, эшләми», «Эш белми» дигән сүзне ишетмәс, мескен булып күренмәс өчен бөтен көчеңә тырышасың. Язылмаган кагыйдә бу. Яши-яши шуны аңлыйм – безне бригада күпме тәрбияләгән!
Иң авыры – шпаклевка тутырылган 80 килолы агач мичкәләрне күтәрү. Без – 40ар килолы ике кыз – шуны әйләндереп аударабыз, астан икәү носилка тотып тора, шуны ничәнче катка кадәр күтәреп менәргә кирәк. Зур-зур флягалар белән буяуларны да каттан-катка ташыдык. Ул тәрәзәләр буяу… 9 каттан үрелеп урам якны буйый идек.
1984-1985 елларда шәһәр хакимиятенең концертлар залында эшләдек. Кыш, суык... Бригадир компрессорны төшерергә кушты, ә ул шул тикле авыр! 4 кыз өченче каттан төшергән идек, машина китеп барган. Кире сөйрәп менгердек. Авыр әйберләр ташыганда умрау сөяге турысыннан шытырдап сеңерләр тартыла иде. Аты-юлы белән сүгенергә өйрәндем шунда. Аннары диспетчер булып ир-атлар белән эшли башлавымның беренче көнендә үк туктадым.
Ә шулай да, эш авыр булса да, кызык, рәхәт иде. Арып-талып кайткач, әле кич «Пятачок»ка бара идек. Анда шулкадәр күңелле – халык җыела, гармунда уйныйлар, күпме парлар шунда танышып кавышты.
Тормыш иптәше Марсель белән (2013 елда вафат- ред)
Чаллыда тотып калган очрашу
Шулай да зур шәһәргә озак ияләшә әле ул, нык сагына. Бәлки авылына кире кайтасы да килгәндер, тик бер очрак аны тотып кала.
– Бервакыт базарга барам. Бер ападан русча юл сорыйм. Ә ул, татарчалатып: «Иии, үскәнем, менә шушыннан гына бар да тегендә борыл», – дип, шундый матур итеп аңлатты. Гомердә ишетмәгән ягымлы сүзләр әйтте ул шунда.
Моңарчы Чиләбедә булганым бар иде. Анда беренче тапкыр чиркәүне, аның янында кул сузып хәер сорашкан, ашханәдә савытлар юган карт әбиләрне күреп шаккаткан идем – бездә бит әбиләр ак яулыгын бәйләп түрдә утыра, шунда ул шәһәрдән күңелем кайтты. Ә монда татар апасының шулкадәр йомшак итеп эндәшүеннән күңелемдә: «Монда кешеләр әйбәт икән, мин моннан беркая да китмим», – дигән фикер туды. Шул мине Чаллыда алып калгандыр, мөгаен.
«Ир-атлар кешелектән чыкты»
Төзелештә 8 ел эшләгәннән соң, әңгәмәдәшем юл төзелеше идарәсенә автомаляр булып урнаша, аннары шул ук урында диспетчер булып эшли. 1991 елда оешма ябыла, хезмәткәрләр кыскартыла.
– Хәтерлим, соңгы тапкыр 1990 ел азагында акча алдык. Аннары я тәгәрмәч, я тартмасы белән аракы итеп түләделәр. Кыскартуга эләккәч, аптырашта калдык – элек бит безне кайгырталар иде, ә хәзер нишләргә? Бер җирдә эш юк, түләмиләр. Бөтенесе шул хәлдә. Хатын-кыз барыбер яшәү җаен таба инде – мин көнбагыш саттым. Стаканлап. Төнлә чиләкләп кыздырам да иртән сатуга чыгам. Гаиләне туендырырга кирәк бит.
Ә менә ир-атларның күбесе югалды, кешелектән чыкты. Безнең белән «Пятачок»ка йөргән шундый матур яшь егетләрнең күбесе бомжга әйләнде, акча алып кайтмагач, гаиләләре дә таркалды. Эш булмагач, базарга чыгып сатучылар да булды – юлларында нәрсәгә генә юлыкмады алар, нинди авырлыклар үтте. Хатын-кыз анда да югалмады, тик тәмәке тарту, аракы эчү кебек начар гадәтләре барлыкка килде.
«Каргамадым, утырып еладым»
– Улым тугач, чанага бер капчык ит бәйләп әнием килде. Авылдан Чиләбегә 350 километр автобус белән килгән, аннан самолет белән очкан Казанга, Казаннан – Чаллыга. Билет алып булмый торган авыр заманалар бит әле ул. Әниемә ул вакытта 41 яшь. Иртән үлә язып килеп керде тулай торакка. Әле аның лифты да эшләми, 8 нче катка сөйрәп алып менгән.
Берничә көн бездә булгач, кайтып китте. Бүлмәдә ни суыткыч юк, ни итне куяр урын. Шуннан капчыкны безнең каттагы уртак балконга чыгарып куйдым. Әнием киткәч, икенче көнне чыксам – сумка да юк, ит тә юк. Югыйсә, ул миңа бер елга җитәрлек ит иде. Каргауны гомеремдә белмәдем, утырып елаганым гына хәтердә. Әнине борчыйсым килмәде, бу хәлне аңа 20-30 елдан соң гына сөйли алдым.
«Попрошайка, иди отсюда!»
Зифа ханымга кондуктор булып эшләргә дә туры килә.
– Беренче мәлне эшли алмыйм гына бит. Яшүсмерләрнең начар әйберләр иснәп йөри торган вакыты: күзләре имансыз, кулларында лезвие-фәләннәр... Куркыныч. Автобуска керүгә алар: «Попрошайка, иди отсюда!» – диләр. Ничек эшләргә? Атна-ун көн интектем шулай.
Автобус «Пединститут»ка килеп туктады, халык керә, мин каршы алам. Шунда кинәт башыма уй килде: «Мин бит монда хуҗа, ник әле куркырга?» Барысы да минем монда хуҗа икәнлегемне күрергә тиеш. Шул ук көнне базарга бардым да ак кофта алып, аңа ПОПАТ (пассажир автотранспорты оешмасы) эмблемасы ябыштырдым, озын кара итәк кидем, матур итеп чәчемне өйдем. Шулай итеп үземә униформа ясадым. Эшләр өчен шундый җиңел булып китте.
Үз-үземне культуралы хезмәт күрсәтәм дип ышандырдым. Таләпчән идем, чөнки теләсә кайсы тукталышта тикшерүчеләр керергә мөмкин, тик 5 ел эшләп, беркайчан кеше белән телгә килгәнем булмады. Кондуктор – шәһәрнең йөзе икәнлеген аңлый идем. Чит шәһәрләрдән килүчеләрнең әдәпле булганым өчен рәхмәт әйткәне дә булды.
Гаиләсе, балалары, оныклары белән
«48 яшемдә яза башладым»
30 яшьләрдән соң аның тормышын үзгәртәсе килә башлый. Тик ничек?
– Ирем Марсельгә әйтә идем: «Тормыш янәшә үтеп бара сыман – эшлибез, ашыйбыз, йоклыйбыз. Болай ярамый. Балаларга авторитет булырлык зур бер эш башкарасы килә», – дип. Ә үзем нишлисе килгәнемне белмим, тик күңелдә ниндидер ризасызлык җыела. Тора-бара мин җир астына кабель салу бригадасына күчтем. Анда 12 ел эшләдем. Траншея казыйсың, ком саласың, чыбык сузасың, кирпеч саласың... Ир-атлар арасында берүзем хатын-кыз идем.
Шул чорда, 48 яшем тулгач, күптән эзләгән соравыма җавап килде. Тормышның четерекле бер чорында тоттым да яза башладым. Бернинди плансыз, тәҗрибәсез. Күңелне бушатырга, хисләремне чыгару юлын табарга кирәк иде. Төнлә торып утырдым да эшкә киткәнче 30 битне кулдан тутырдым – күңелдән ташып тора.
Беренче өч китапны эшләгәндә, Аллаһы Тәгалә бирде дими, ничек аңлатасың – сюжетлар үзеннән-үзе «шап» итеп, өстәлеңә килеп төшкәндәй була. Язам, фикер артыннан кул өлгерми. Хәрефе түгел, хәтта сүзләре төшеп кала. Ике айда 540 бит яздым. Көндез эштә «моны болай язарга кирәк, тегеләй әйттерергә кирәк» дип уйлыйсың, ә траншея казыганда җир белән бергә фикерең чыга да оча. Аны өйгә алып кайтып җиткерә алмаганга үртәлеп, хәтта утырып елый идем.
Чаллыдагы кебек төзелеш
Зифа Кадыйрова Татарстан, Россиянең төрле шәһәрләре буйлап күп санлы китап укучылары белән очрашуларга йөри. Анда ул үзен «Мин Чаллыдан» дип таныштыра.
– Петербургка «Бәхеткә юл кайдан?» спектакле белән бардык. Карамаслар дип курыктым, чөнки Чаллының үз тарихы, башкаларга ул таныш түгел сыман. Тик берәү дә торып чыгып китмәде, яраттылар. Төзелеш бар урында барса да, Чаллыдагы кебек булмагандыр. Бик масштаблы иде ул. Без шул тарихи вакыйгада катнашуыбыз, шушы шәһәрне күтәрүебез белән горурланып яшәдек.
Бервакыт шундый фикер ишетелә башлады: имеш, дөрес яшәмәгәнбез, дөрес эшләмәгәнбез. Бик авыр моны ишетеү. Әле үзләре бернәрсәгә дә ирешмәгән, төзергә өлгермәгән буыннан ишетү бигрәк тә. Аларга җавапны мин шушы әсәремдә бирергә тырыштым.
Хәзерге заманны миңа кабул итү кыенрак. Дөнья матур, ашарга да, киенергә дә бар, әмма кешедә бушлык урын алып бара. Мәхәббәт кимегән кебек. Дуслык та элеккечә түгел. Менә мин Вәсилә Фәрхетдинова (кыз фамилиясе – Вәзәгыева) белән Чаллыга килгәннең беренче көнендә танышкан идем: тулай торакта бергә яшәдек, гаилә коргач та аралаштык, авыр чакларда ярдәмләштек, балалар бергә үсте – без әле дә дус. Ә күпчелек хәзер үзалдына яши. Барысы да җиңел бирелә. «Ярамый» дигән төшенчә бетеп бара, кешене оятка китереп булмый.
Шуңа китапларым аша кешеләргә безнең чор кыйммәтләре турында җиткерәсем, уйландырасым килә. Очрашуларда да шул хакта сөйлим. Сәяхәтләрдән Чаллыга – үз йортыма кебек, сагынып кайтам. Чөнки бу шәһәр минем тормышымда төп урынны биләп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз