Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган драма Грозный театр фестивалендә уңышка иреште
Грозный шәһәрендә үткәрелгән «Федерация» милли театрлар фестивале «Нур» театрының Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектакле белән төгәлләнгән.
«Уфа тамашачысының йөрәген яулаган «Фатыйма» спектакле чечен тамашачысының да, Мәскәү тәнкыйтьчеләренең дә йөрәген яулый алды. Спектакль театраль структура ягыннан да, драматургик бербөтенлек буенча да, кеше күңеленә психолоик тәэсире ягыннан да бертавыштан иң яхшысы дип табылды», дип яза «Башинформ» Башкортстан мәдәният министрлыгына сылтама белән.
- «Федерация» фестивалендә Башкортстаннан ике театр - «Нур» татар театры һәм Салават башкорт театры катнашты.
- «Фатыйма» драмасын «Нур» Уфа татар дәүләт театрында аның баш режиссеры Азат Җиһаншин куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз