news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зидан Франция җыелмасының баш тренеры булды

Атаклы тренер Зинедин Зидан футбол буенча Франция җыелмасының баш тренеры булды. Бу хакта Франция футбол федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, контракт 2030 елга кадәр төзелгән. Ул бу вазифада 2026 елгы дөнья чемпионаты тәмамланганнан соң китүе турында игълан иткән Дидье Дешамны алыштырды.

Зидан 2021 елдан бирле эшсез иде. Элегрәк ул ике тапкыр «Реал» командасын җитәкләде: 2016 елдан 2018 елга кадәр һәм 2019 елдан 2021 елга кадәр. Аның җитәкчелегендә Мадрид клубы 11 трофей яулады, шул исәптән өч Чемпионнар лигасы җиңүчесе титулын.

news_right_1
news_right_2
news_bot