news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Журналистларның IV конгрессы кысаларында мастер-классслар, “түгәрәк өстәл” уза
Форумны ТР Хөкүмәте канаты астында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге оештыра
Скопировать ссылку
(“Федор Шаляпин” теплоходы, 26 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстаннан тыш, Башкортстан, Карелия, Удмуртия, Мордовия, Чувашстан, Хакасия, Тыва, Чечня, Дагстан һ.б. республикалардан, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Пермь һәм Краснодар крайларыннан, тагын Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Оренбург, Ульяновск, Пенза, Воронеж, Белгород, Смоленск өлкәләре һ.б барлыгы 40лап төбәктән килгән матбугат вәкиле катнашындагы IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессы программасы буенча, бүген мастер-класслар һәм “түгәрәк өстәл” утырышы оештырыла.
Аерым алганда, “Федор Шаляпин” бортындагы конференцияләр залында “ММЧ һәм бизнес: матбугатның һәм электрон яңалыкларның үсеш перспективалары”темасына “Известия” газетасының баш редакторы урынбасары Андрей Реут мастер-класс үткәрә. Шулай ук “EuroNews” компаниясе агентлык челтәре директоры Жилберто Грибадо “Маркетинг күзлегеннән “EuroNews” темасына уку залында фикерләре белән уртаклаша.
Мастер-классларның бүгенгә соңгысын “CPL” компаниясе пиар-директоры, тележурналист Антон Хреков “Урта звено медиаменеджменты. Телепрограммалар коллективын оештыру һәм идарә итү” темасы буенча уздыра. Болардан тыш, уку залында “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев оештырачак “түгәрәк өстәл” утырышында ”Медиахолдингта эш оештыру. “Татмедиа” ААҖ функциональ подразделениеләрен тәкъдим итү” темасы ачылачак.
Иртәгә исә журналистлар соңгы мастер-класста катнашачак: темасы – “Мәгълүмати программаны алып баручы: үсеш перспективалары”. Аны “Культура телеканалының “Новости культуры” программасының йомгак чыгарылыш студиясе җитәкчесе Владислав Флярковский уздыра.
IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессын исә ТР Хөкүмәте канаты астында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге оештырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot