Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналистларга сәхнә киемнәрен күрсәттеләр һәм Камал театры түбәсенә алып менделәр
Журналистлар театр түбәсеннән кичке Кабан күле һәм Казанның үзәк урамнарын күзәтте.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген журналистлар һәм блогерлар өчен Камал театрында экскурсия узды. Аның барышында сәхнә киемнәрен күрсәттеләр һәм катнашучыларны Камал театры түбәсенә алып менделәр. Экскурсиядә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да булды.
Сәхнә киемнәре махсус бүлмәдә саклана. Һәр костюмның үз саны бар. Көя күбәләге зыян китермәсен өчен бүлмәдә эшкәртү уздырып торалар. Һава алмашу да бик мөһим. Шуңа күрә монда ишекләр ике якта да урнашкан, алар гел ачык тора.
Журналистлар шулай ук сәхнә костюмнарын тегү цехында булды.
Театр түбәсенә исә моңа кадәр кешеләрнең күпләп менгәне булмаган. Журналистлар бишенче каттан соң урнашкан түбәдән кичке Кабан күле һәм шәһәрнең үзәк урамнарын карады.
Галерея: Журналистлар һәм блогерлар өчен Камал театрында экскурсиядән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз