Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналистларга һөнәри осталык III илкүләм чемпионат финалына әзерләнеп килә торган WSR павильоннары презентацияләнәчәк
Булачак чемпионат турында сорауларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре җавап бирәчәк
(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык III илкүләм чемпионат финалы узачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең WorldSkills International халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә узачак.
13 нче майда “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенә пресс-тур оештырыла – журналистларга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә торган WSR павильоннары презентацияләнәчәк. Моннан тыш, булачак чемпионат турында сорауларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре җавап бирәчәк.
Пресс-турга 12 нче май 16 сәгатькә кадәр аккредитация узарга кирәк, дип хәбәр итә Спорт проектлары башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз