news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналистларга Иван Винокуров исемендәге премия бирелә

Бер үк автор премиягә берничә тапкыр ия була ала

  (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы һәм “Әлмәтнефть” идарәсе тарафыннан “Әлмәтнефть” идарәсенең “Нефтяник” газетасының элеккеге баш мөхәррире Иван Винокуров (1930 – 1994 еллар) истәлегенә премия булдырылды.

Премия массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре, корреспондентлары, ТВ хезмәткәрләре, редакцияләрнең техник хезмәткәрләре (дизайнерлар, версткалаучылар, корректорлар), журналистика хәрәкәте ветераннары, яшь авторлар (30 яшькә кадәр) арасыннан иң лаеклыларга биреләчәк. Шулай ук ике кызыксындыру премиясе дә каралган.

Премия бер үк авторга берничә тапкыр бирелергә мөмкин, әмма төп шарт – автор премия алгач, 5 елдан соң гына аңа кабаттан дәгъва итә ала.

Премия Винокуровның туган көненә (10 гыйнвар) һәм Әлмәт матбугаты туган көненә (23 гыйнвар) багышлап, тантаналы шартларда тапшырылачак. Лауреатларга дипломнар һәм акчалата премияләр биреләчәк, дип хәбәр итә Әлмәт җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot