news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналистлар Путинның матбугат конференциясе хакында: "Президент сүзләре өмет уята"

ММЧда Россия Президенты Владимир Путинның кичәге матбугат конференциясе турында фикер алышулар дәвам итә

(Мәскәү, 19 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Сәясәтче, журналист, блогерлар һәм, гомумән, Россия һәм дөнья җәмәгатьчелеге Россия Президенты Владимир Путинның кичәге матбугат конференциясе хакында фикер алышуын дәвам итә.

Искәртеп узабыз: дәүләт башлыгының ММЧ вәкилләре белән унынчы - юбилей очрашуы иң көтелгәне булды, чөнки Владимир Путин президентлык иткән чорда илдә иң кризислы финанс чорында үткәрелде. Танылган журналистлар Россия Президентының ММЧ вәкилләре белән чираттагы очрашуыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә даими катнашучылар - Россия телевидениесендә тапшырулар алып баручы һәм сәяси күзәтүче, "НТВ" телеканалы журналисты Влдаимир Кондратьев һәм "Народное вече" газетасы (Владивосток) мөхәррире, матбугат конференцияләре барышында дәүләт башлыгына сәер сораулар һәм гадәти булмаган тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүе сәбәпле, бөтен Россиягә танылган Мария Соловьенколарның фикерләрен җиткерә.

Искәртеп узабыз: узган ел Мария Соловьенко матбугат конференциясе барышында, "Утырыгыз, Маша" дигән мөрәҗәгатенә каршы "Рәхмәт, Вова" дигән иде. Бу  юлы ул Путинга сорау бирә алмады, әмма бу аның кәефен төшермәгән.

"Путинны күргәч, аның бик арыганлыгын аңладым. Җитмәсә, чирли дә, йөткерә - вирус эләктергән бугай, Мәскәүдә һава дымлы бит. Ә аның яшендә, мин дә шул яшьтә, вирус эләгүгә - кура җиләге белән чәй эчеп, ятып кына торасы килә.

Президентка хәзер теләктәшлек күрсәтергә кирәк. Чөнки ул безне, Россияне яклап бөтен дөньяга каршы басты, ул тырыша, әмма бөтенесе барып кына чыкмый. Без аны эчке сәясәт өчен тәнкыйтьли алабыз, әмма мин моны бөтен җәмәгатьчелек алдында эшләмәс идем. Мин аңа объектив карашта. Аның көчле яклары да бар, әмма әрләргә дә була. Менә бүген аның миңа дәүләт корпорацияләре һәм Сечинның ("Роснефть" башлыгы - Т-И искәрмәсе) хезмәт хакы турындагы сорауга җавап бирүе ошамады", - дип белдерде Мария Соловьенко матбугат конференциясеннән алган хис-кичерешләре турында сөйләгәндә.

Үз чиратында, Владимир Кондратьев Владимир Путинның матбугат конференциясе турында сөйләгәндә: "Ул элеккегеләреннән иң җаваплы матбугат конференциясе булуы белән аерылды. 1998 елдан башлап рубль бәясе бик түбән төште, шуңа да халык Путиннан "Нәрсә эшләргә?" дигән сорауга җавап көтте. Рубль бәясе төшкән ике көндә Путин дәшмәде һәм аның бу хакта матбугат конференциясе барышында әйтергә теләгәне аермачык иде. Анда анык җавап бирде: барысын да җиңеп чыгабыз, иң күбе ике елдан, иртәме-соңмы, - бар да яхшы якка үзгәрәчәк. Минемчә, ул халыкка, акчаларыгызны доллар яки еврога әйләндерергә ашыкмагыз, бар да яхшы булачак, дияргә теләде", - дип белдерде.

Искәртеп узабыз: матбугат конференциясе барышында Путин дәүләтнең социаль бурычлары хәл итәләчәк һәм, аерым алганда, 2015 елда пенсияләр фаразланган  түгел, ә чынбарлыктагы инфляция буенча индексацияләнәчәк, дип ышандырды.

"Минемчә, мондый вазгыятьтә халык, әлбәттә, борчылачак, әмма Президент сүзләре ниндер өмет уята", - диде тагын Владимир Кондратьев.  

news_right_1
news_right_2
news_bot