news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар матбугат турында "Зәй шикәре" җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты

Яңа сезонда югары сыйфатлы продукцияне Россия ваклап сату челтәреннән тыш, Казахстан да кабул итәчәк.

(Зәй, 10 октбрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан ел саен “Агрокөч” холдингы журналистлар өчен холдинг составындагы берәр предприятиегә матбугат туры оештыра. Бу юлы шундый чара “Зәй шикәре” АҖендә узды.

Журналистлар эшне “Восток” агрофирмасы “Баграж” бүлекчәсенең шикәр чөгендере басуыннан башлады. Биредә “Агрокөч” АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров быелгы чөгендер уңышы, аны алу барышы, яхшы нәтиҗәләргә ирешүнең серләре турында мәгълүмат бирде.

“Зәй шикәре” АҖендә журналистларны “Агрокөч” АҖ генераль директорының “Зәй шикәре” АҖ мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин озатып йөрде. Ул чөгендернең кагат кырларына китерелгәннән алып шикәр комы булып чыкканга кадәрге юлын күрсәтеп, аңлатма биреп барды. Очрашуда ул предприятиедәге үзгәрешләр, яңа технологияләр куллану, шул исәптән экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.

Шунысы мөһим, “Зәй шикәре” АҖ 2019-2020 шикәр кайнату сезонында беренче мәртәбә “Экстра” сыйфатлы шикәр эшләп чыгарды. Әлеге иң югары сыйфат категориясе - продукттагы сахарозаның микъдары 99,8 процент, ә оптик тыгызлыгының төсләр берәмлекләре 45ICUМSAдан артмый дигән сүз.

"Шикәр кайнату сезоны башланганнан бирле предприятие 30 мең тонна продукция эшләп чыгарды, шуның 26 мең тоннасы – “Экстра” сыйфатлы", -  диде Антон Трошин.

Яңа сезонда югары сыйфатлы продукцияне Россия ваклап сату челтәреннән тыш, Казахстан да кабул итәчәк.

2019 елда Зәй шикәр заводы, 1,2 миллион тонна шикәр чөгендере эшкәртүне, 162 мең тоннадан артык шикәр комы, 50 мең тонна гранулаштырылган чөгендер түбе, 38 мең тонна чөгендер мелассасы эшләп чыгаруны бурыч итеп куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100