news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар махсус хезмәтләр объектлары булырга мөмкин - Владимир Путин

Россиядә махсус хезмәтләр суд карары буенча гына эшли дип ачыклык кертте Путин.

 (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты үз пулы журналистларын "тиешле махсус хезмәт эшләнмәләре"нең потенциаль объектлары булырга мөмкин, дип кисәтте. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

"Без АКШның һәркемне тыңлавыннан һәм һәрнәрсәне күзәтүеннән хәбәрдар", - дип искәртте Путин журналистлар белән аралашу вакытында.

"Сез барыгыз да "махсус хезмәт эшләнмәләре"нең объектлары, дип мөрәҗәгать итте Путин журналистларга. Сез юкка көләсез, чөнки сез билгеле мәгълүматка ия. Сез президент пулына йөрисез, нәрсәдер ишетергә, күрергә, кем белән булса да сөйләшергә мөмкинсез, сез ачык элемтә буенча телефоннан сөйләшәсез, нәрсә уйлавыгыз турында эфирда белдерәсез. Бу кызыксыну уята, димәк, һәрберегезгә эш ачарга мөмкин, чыннан да шулай".

"Сөйләшүләрегез күзәтелә. Болар барысы да системалаштырыла, анализ ясала, АКШ Илкүләм куркынычсызлыгы агентлыгы менә нәрсә белән шөгыльләнә. Россия махсус хезмәтләре катгый рәвештә РФ законы кысаларында эшли, без ачыклаганча, Илкүләм куркынычсызлыгы агентлыгы хәтта Америка законнарын да боза", - диде ул.

Россиядә махсус хезмәтләр суд карары буенча гына эшли, дип ачыклык кертте Путин. "Ә алар (АКШ) андый карарлар көтмиләр, бу Россия белән Америка махсус хезмәтләре эше арасында сизелерлек аерма", - диде президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100