news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар һәм мөхәррирләр юкка чыга баручы һөнәрләр исемлегенә кертелгән

Киләчәктә журналист эшсезлектән интекмәс өчен үзе радиопрограмма эшли, фильм төшерә яисә игътибарга лаек китап яза белергә тиеш.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Киләсе ик дистә елдан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре кирәк булудан туктаячак. Бу хакта “Яңа һөнәрләр атласы”н төзүчеләр дә, күпчелек тикшеренүчеләр дә сөйли, дип яза “Известия”.

Беренче чиратта, бу үзгәрешләр “классик” хәбәрчеләргә, әдәби мөхәррирләргә һәм мөхәррир-корректорларга кагылачак. Аларны текст мөхәррирләре алмаштырачак. Журналистларга исә куркынычны социаль челтәрләр тудыра. Чөнки аларда яңалык гади кулланучылар тарафыннан таратыла. Медиа тармакларының сенсацияләр артыннан куу нигезендә төзелгән гадәти схемасы тиздән акрынлап юкка чыга барачак. Тикшеренүчеләр “иске мәктәп” журналистларына ихтыяҗ бетәчәк дип уйлый.

Киләчәк журналисты бик күп төрле күнекмәләргә ия булырга: радиопрограмма ясый, фильм төшерә, игътибарга лаек китап яза белергә тиеш, диелә әлеге хәбәрдә

Шул исәптән “юкка чыгачак” белгечлекләргә икътисадчылар, менеджерлар, хисапчылар, юл-патруле хезмәте инспекторлары, копирайтерлар, веб-осталар, мәгълүматны системага салу белән бәйле һөнәрләр (расшифровка ясаучылар, тәрҗемәчеләр, архивариуслар, нотариуслар, аналитиклар, дәүләт хезмәте операторлары) табиб-диагноз куючылар, диспетчерлар, турагентлар һәм риелторлар, штурманнар, каскадерлар һәм дублерлар, экскурсия алып баручылар, музей залларын караучылар, шахта эшчеләре, тау промышленносте эшчеләре, урам себерүчеләр, хат ташучылар, сакчылар, вахта эшчеләре, товар составы машинистлары кертелгән.

“Яңа һөнәрләр атласы” – ул “Сколково” идарәсе мәктәбе 2015 елда чыгарган белешмәлек. Биредә барлык һөнәрләр дә җентекле тикшерелгән. Хезмәттә 2030 елга юкка чыгачак һәм киресенчә популярлашачак белгечлекләр тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100