news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Журналистлар Казанның Нагорный бистәсе яны каенлыгында нарат үсентеләре утыртты

Бүген Татарстанда Урман утырту көне уздырыла

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстанда Урман утырту көне уздырыла. Казанда исә Татарстан министрлыклары һәм ведомство вәкилләре 3 мәйданчыкта агач утыртуда катнаша. Акция Универсиада авылында, Нагорный бистәсе каенлыгы янында һәм шәһәр белән Кадыш бистәсе арасында үтә.
Әлеге чарада "Татмедиа" ААҖ составына кергән ММЧ вәкилләре, шул исәптән “Татар-информ” МА хезмәткәрләре дә, катнашты: Нагорный бистәсе яны каенлыгында нарат үсентеләре утыртты.

“Бу якларда бик күп еллар инде каен урманнары үсә, урман табигать шартларына чыдам булсын өчен, агачларны аралаштырып утыртырга кирәк. 2007 нче елда бу каенлык давыл нәтиҗәсендә шактый зыян күрде. Бүген исә республикакүләм Урман утырту көнендә бу территориядә 20-30 мең тирәсе үсенте утыртылачак”, - диде журналистларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман үстерү һәм урман үрчетү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100