news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналистлар өчен «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе игълан ителде

Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.

(Казан, 27 март,  «Татар-информ»).  «Татар рухы һәм каләм» VIII Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.

Бәйгене оештыручылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

Бәйгегә эшләр быел 1 октяберьгә кадәр кабул ителә.

Оештыру комитеты адресы:420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 105 кабинет. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе. Телефоннар: (843) 236-59-16. Факс: +7(843) 264-63-37. Почта аша җибәрү адресы: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot