news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесе дәвам итә

Җиңүчегә 50 мең сум акчалата бүләк биреләчәк.

Журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесе дәвам итә
Рамил Гали

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Журналистлар өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән «Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесе дәвам итә. Материаллар 2020 елның 15 февраленнән 30 сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра. 

Бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк — аларга дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылачак: 

  • I урын — 50 000 сум,
  • II урын — 40 000 сум,
  • III урын — 30 000 сум. 

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.

Катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020 елның 30 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100